Чаллы кадетлары Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Бүген «1 нче постның иң яхшы сакта торучысы» конкурсында җиңүчеләр Мәскәүнең Александровский бакчасына чәчәкләр салдылар.
Бүген «1 нче постның иң яхшы сакта торучысы» конкурсында җиңүчеләр Мәскәүнең Александровский бакчасына чәчәкләр салдылар.
Наил Мәһдиев хәрби хезмәткәр Денис һәм Анастасия Миңниязовлар гаиләсен ишәюләре белән котлады. Денис хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Яшь гаиләнең күптән көтелгән кызлары Лия дөньяга килде. Яшь әнине котларга туганнары һәм якыннары, шәһәр мэры, эштәге хезмәттәшләре, Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин килде. Наил Мәһдиев гаиләнең туганнарына мөрәҗәгать итеп, аларның ярдәме мөһим һәм кирәклеген билгеләп үтте.
Идарә башлыгы урынбасары, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең икътисадый анализ һәм прогнозлау бүлеге башлыгы итеп Марина Лесникова билгеләнде. Башкарма комитетка билгеләнгәнче ул алты ел Яр Чаллы районара торак инспекциясендә әйдәп баручы белгеч-эксперт, консультант вазыйфасында хезмәт куя.
Социаль фондның кайбер балалар түләүләре ата – аналарга банк хисабына бер көндә-узган айның һәр өченче көнендә килә.
Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр мэры җәмәгатьчелеккә яшь чаллылыларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә эшне көчәйтүне сорап мөрәҗәгать итте. "Безнең бурычыбыз – җәйге сәламәтләндерү лагерьларын файдалы куллану, балаларга билгеле бер компетенцияләр бирү. Бу уникаль проблеманы күтәрү зарур - бер урында шулкадәр балалар җыелганда мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйм, алар белән аңлату эше алып барырга кирәк. Җәйге чорда шәһәр читендәге лагерьларга аерым игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте ул. Исегезгә төшерәбез, Чаллы ЮХИДИ пропаганда бүлеге мәктәпләрнең һәм бакчаларның юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге эшен даими тикшерә һәм контрольдә тота. Бу юнәлештә 165 чара узган.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Коломенское паркында Сабантуй оештырылды. "Күп санлы мәскәүлеләр катнаша, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Чаллы халкы татар мәдәниятен генә түгел, бездә яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәниятен, милли аш-суны, спорт ярышларын, көрәшне дә бөтен матурлыгы белән күрсәтте. Барысына да зур рәхмәт: сәүдә предприятиеләренә, мәдәният учреждениеләренә, муниципаль предприятиеләргә".
Бүген Шәһәр Советының XXV утырышында Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Хәзер ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Яр Чаллы мәнфәгатьләрен яклаячак.
Башкарма комитетта көнкүреш техникасы һәм автомобиль сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерүче Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды. Кытайда компаниянең 20дән артык филиалы бар.
Хөрмәтле мөселманнар! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Кадерле татарстанлылар!
77 яшьлек шәһәрдәшебезнең бәхетле картлыкка өмете уянды. Бүген Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев Лидия Греховага яңа инвалид коляскасы бүләк итте һәм аны өлкәннәр тәрбияләнүче интернат-йортка билгеләү өчен документлар әзерләнүен хәбәр үтте.
Бүген «Мэрхэмэт-Милосердие» Шәһәр Советы берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлеге игълан иткән акциядә катнаштылар.
Россиядә ел саен меңләгән бала тәрәзәдән егылып төшә, аларның йөзләгәне һәлак була, яки гомерлек инвалид кала. Һәр очракта да бу ата-ананың карамавы һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсе. Еш кына фаҗига тәрәзәгә чебен-черки керүдән саклану өчен куелган челтәрләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец командасы "Сак булыгыз, тәрәзә!" социаль акциясен эшләтеп җибәрде, аңа кушылып, сез мөһим мәгълүмат таратуда ярдәм итәчәксез.
Үзәк районның мобилизацияләнгән гаиләләре өчен кичә су циркының төсле тамашасы оештырылды. Цирк тамашасын 50 бала һәм аларның әниләре карады. Чарага шулай ук алгы сызыктан ялга кайткан хәрбиләр дә кушылды. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта без барыбыз да кичергән бу катлаулы тарихи чорда кешеләргә бәйрәм һәм уңай эмоцияләр бирү бик мөһим. Бигрәк тә ирләре һәм әтиләре хәзерге көндә илебезне, дәүләтебезне яклауда катнашкан гаиләләргә.
Бүген 43 нче мәктәптә Автозавод районы администрациясе Кубогына ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча ярышларның финалы узды. Наил Мәһдиев яшь футболчыларны сәламләде: "Футбол һәрвакыт дөньяда 1 номерлы уен булачак. Без барыбыз да яшүсмерләр спорт эшчәнлеген ишегалды футболыннан башладык. Быел район башлыкларына ишегалды футболы буенча турнирлар оештырырга тәкъдим ителде. Шәһәрдә яхшы футбол мәйданчыкларында уйнарга мөмкинлекләр бар. Турнир кызыклы, анда теләгән һәркем катнаша ала. Иганәчеләр дә, оештыручылар да балаларга ярдәм итәр өчен ресурсларны кызганмыйлар. Кемдер профессиональ командага - "КАМАЗ" футбол клубына эләгергә мөмкин. Моннан тыш, бу физик яктан көчлерәк булу өчен дә яхшы мөмкинлек".
"Бердәм Россия" партиясенең Чаллы җирле бүлеге игълан иткән акциядә КФУның Чаллы институты студентлары һәм шәһәрнең барлык балалар бакчалары катнашты.
Узган шимбәдә автокалада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Чара Чулман проспектыннан башлап Хәсән Туфан проспекты буенча "Яр буе" паркы мәйданына кадәр узды. «Яшьләр кварталы» интерактив зонасында шәһәр халкы һәм кунаклары "Барысы да үзебезнекеләр" күңел ачу мәйданчыгында, шулай ук «Яшьләр маркеты» — Татарстанның яшь дизайнерлары күргәзмәсендә була алдылар.
Яр Чаллыда Яшьләр көнен бәйрәм итү барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинаның исемле стипендиясе тапшыру өчен «Яшьләр оешмасының иң яхшы җитәкчесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды.
Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тоткан. Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге. Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!
Россия гражданнарына, Кораллы Көчләрнең, хокук саклау органнарының һәм махсус хезмәтләрнең шәхси составына, хәзер үз хәрби позицияләрендә көрәшүче, дошман һөҗүмнәрен кире кайтарган, моны батырларча эшләгән сугышчыларга һәм командирларга мөрәҗәгать итәм – бүген төнлә тагын бер тапкыр барлык юнәлешләр командирлары белән сөйләштек. Мин шулай ук алдау яки янаулар белән җинаять маҗарасына тартылган, авыр җинаять – Кораллы фетнә юлына этәрелгән кешеләргә мөрәҗәгать итәм.