Фәрид Салахов православие динен тотучыларны Хач ману бәйрәме белән котлады
Бүген православие динен тотучылар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Хач ману 3 урында: шәһәр пляжында, Боровецк чиркәве янында һәм Мәләкәс елгасының Серафим Саровский чиркәвеннән ерак булмаган елга өстендә узды. Коенучылар өчен бөтен уңайлыклар да бар. Якында гына чишенү-киенү бинасы, шунда ук кайнар ризык белән сыйладыру урыны булдырылган. Биредә табиб һәм коткаручы карап торды.