Чаллыда даими комиссия утырышы узды
Бүген мэрия бинасында шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык, пассажирлар йөртү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар шәһәр хуҗалыгы, шул исәптән шәһәр яңгыр сулары канализациясе челтәренең торышына кагылышлы берничә мөһим мәсьәләне карады.