Чаллыда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара
Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең балалары җыелды. Барлыгы 100 бала. Быел алар беренче сыйныфка укырга керә. Балалар белән Наил Мәһдиев очрашты. Анда Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары, төрле предприятие җитәкчеләре катнашты.