Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Үзәк районда ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар
Үзәк районда ветеранны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр Мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Григорий кызы Рылованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Үзәк район администрациясе вәкилләре аңа котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Мария Григорий кызы Алтай краеның Жуланка авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылының авыл советында эшләгән.

Сугыштан соң юллама белән Үзбәкстан ССРның Бәкабад шәһәренә киткән, анда лаеклы ялга чыкканчы металлургия заводында оператор булып эшләгән.

1999 елда даими яшәү урынына Чаллы шәһәренә күченеп килгән.

Мария Григорий кызы 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кабул итү графигы