Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде
Яр Чаллыда яңа прокурор билгеләнде

Бүген шәһәр прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр: Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән юстициянең өлкән киңәшчесе Артур Ринат улы Абуталипов Яр Чаллы шәһәре прокуроры вазифасына билгеләнде.

Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков билгеләп үткәнчә, яңа җитәкче зур эш тәҗрибәсенә ия. Ул В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлаган. Прокуратура органнарындагы хезмәтен 1998 елда Татарстан Республикасы прокуратурасының икътисад өлкәсендәге җинаятьләрне тикшерүне күзәтү бүлегенең өлкән тикшерүчесе вазифасында башлаган. Төрле вазифаларда эшләгән, соңгы эш урыны - Казанның Вахитов районы прокуроры.

«Бу үз эшен белүче белгеч, шәһәр өчен яхшы фикердәш, - дип билгеләп үтте Илдус Нәфиков, Яр Чаллы шәһәре мэрына мөрәҗәгать итеп. – Безнең шәһәр хакимияте белән бурычларыбыз бер: социаль-икътисади бурычлар үтәлергә тиеш, закон – ул бары тик корал гына. Прокуратура органнарын яклаганыгыз өчен сезгә рәхмәт, барлык мәсьәләләр дә югары дәрәҗәдә хәл ителә».

Наил Мәһдиев Илдус Нәфиковка шәһәр хакимияте эшенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде һәм Яр Чаллыда прокуратура хезмәте ветераннары салган традицияләрне хөрмәт итүләрен билгеләп үтте. Моның ярдәмендә үсеш өчен ныклы нигез салынган.

«2022 ел нәтиҗәләре буенча без Татарстанда инвестиция климаты буенча иң яхшысы булдык, 80нән артык ИСЭТ арасында Чаллыныкы илдә иң яхшысы дип танылды, бу шәһәр үсеше өчен яхшы микроклимат тудырылуын күрсәтә. Җәмәгать тәртибен саклау ягыннан без лидерлар рәтендә, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. – Шәһәр прокуроры җитәкчелегендә барлык хезмәтләр дә бердәм эшли. Шунысын да әйтергә кирәк, монда яхшы мәктәп бар, Чаллы прокуратурасыннан кадрлар РФнең күп төбәкләрендә сорала, бу югары профессионализм турында сөйли».

Артур Абуталипов үз чиратында коллективка һәм шәһәр җәмәгатьчелегенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. «Безнең эшчәнлекнең нигезен законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү, эшчәнлекнең барлык өлкәләрен координацияләү тәшкил итә», - дип өстәде ул.

Элек Яр Чаллы шәһәре прокуроры вазифасын биләгән Дмитрий Ерпелев Яшел Үзән шәһәр прокуратурасын җитәкләде. Ул коллективка һәм җәмәгатьчелеккә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Кабул итү графигы