1 майдан Яр Чаллыда 38 сезонлы автобус маршруты эшли башлаячак, алар шәһәрлеләрне 83 бакчачылык ширкәтенә кадәр илтәчәк. Йөртүләр 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр итте. Быел бу хезмәтләрне аукционда җиңгән «Альтекс» һәм «Авантех» компанияләре күрсәтәчәк.
"Ел саен, 2005 елдан башлап, шәһәр бюджетында транспорт хезмәтләре өчен түләү финанслана. Агымдагы елда бу максатларга 25 миллион сум акча бүлеп бирелде," – дип билгеләп үтте Руслан Вильданов.
Наил Мәһдиев бакчаларга йөртү – бик мөһим социаль бурыч, дип билгеләп үтте: "Ел саен мондый йөртүләрне оештырабыз, шактый финанс ресурслары бүлеп бирәбез, чөнки безнең ярым миллионлы шәһәребездә дачалар, бакчалар яшәүчеләр өчен бик кирәкле һәм мөһим икәнен аңлыйбыз. Ярты миллион кеше шәһәр тарафыннан бирелә торган ташламадан файдаланды, чыгымнарны шәһәр үз өстенә ала".
Халыкка уңайлы булсын өчен автобуслар кузгала торган алты пункт оештырылган: Автовокзал – тимер юл вокзалы территориясе; "Студентлар" – Муса Җәлил проспекты; "Кызыл Чаллы" – Сарман тракты; "Үзәк" – Сөембикә проспекты; "Мегастрой" – Машина төзүчеләр урамы; "51 комплекс" – Шамил Усманов урамы.
"2019 елдан башлап льготалы категориядәге гражданнар юл хакын электрон социаль юл билетлары белән түли алалар. Бу мөмкинлек барлык 38 маршрутта да эшли," – дип искәртте Руслан Вильданов. Башка пассажирлар өчен юл бәясе шәһәр эчендәге фиксацияләнгән суммадан – 46 сум – һәм шәһәр читендәге километры өчен тарифтан тора: пассажир өчен 2 сум 70 тиен һәм багаж урыны өчен 40 тиен. Барлык автобуслар да карта һәм нал белән түләү өчен терминаллар белән җиһазландырылган.
Сезон башланыр алдыннан коммуналь хезмәтләр тукталышларда эскәмияләрне, чүп савытларын һәм күрсәткечләрне ремонтладылар, шулай ук янәшәдәге территорияләрне төзекләндерделәр. Расписание үтәлешен һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын контрольдә тотуны Башкарма комитет хезмәткәрләре үз өсләренә алачак.
Наил Мәһдиев шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгына пассажирлар йөртүне оештыру сыйфаты өчен шәхси җаваплылыкны искә төшерде:
"Муниципалитет тарафыннан барлык финанс йөкләмәләре үтәлә, шуңа күрә сезнең бурычыгыз – ташучылар белән берлектә эшне югары оештыру дәрәҗәсендә алып бару. Аерым ташучыларның эшенә карата бернинди зарланулар, ризасызлыклар булмасын. Бу автобус йөртүчеләренә һәм пассажирлар уңайлыгына кагыла. Пассажирларга хезмәт күрсәтү мәдәнияте югары дәрәҗәдә булырга тиеш: алар – нигездә, шәһәрне һәм автомобиль заводын төзүдә күп көч куйган өлкән буын кешеләре. Аларга карата игътибар максималь дәрәҗәдә булырга тиеш".