12 сентябрьдә рәсем сәнгате галереясының кече залында «"Арабеска"ның төсле палитралары» күргәзмәсенең ачылышы булды. Вернисажда "Арабеска" сынлы сәнгать студиясе укучыларының график техникада һәм аппликациядә башкарылган эшләре тәкъдим ителде.
Студия җитәкчесе Чулпан Шәрифуллина – республикада танылган шамаил һәм гарәп каллиграфиясе остасы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссам экспозициягә үзенең иҗади эшләрен дә керткән.
Студия 3 яшьтән башлап балаларны берләштерә. Классик традицион дәресләр белән беррәттән, уку программасына балалар һәм олылар өчен гарәп каллиграфиясе һәм шамаил сәнгате курслары да керә. Студиядә шөгыльләнүчеләр шәһәр иҗади конкурсларында актив катнашалар, призлы урыннарны яулыйлар.
Чараны «Кызыл тау» мәдәният үзәгенең «Мимими» балалар шоу-төркеме чыгышы бизәде, җитәкчесе – Маргарита Әхмәтҗанова. Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.