Якшәмбе, 07 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллыда язгы маскировка челтәрләрен үрә башладылар

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасы өчен маскировка челтәрләре үрү пунктында булды, ул 51 нче комплексның торак йортында урнашкан.

Эшне оештыручы — ОПСБ гомумроссия иреклеләр оешмасының Яр Чаллы шәһәре буенча координаторы Татьяна Трубникова. Хатын-кыз үрү өчен биш өстәл урнаштырган: икесе 2х2 метрлы һәм өчесе 3х6 метрлы. Монда берьюлы берничә челтәр үрергә мөмкин. Шулай ук ул илнең фабрикаларыннан челтәр үрү өчен калдык материаллар китерүне оештырган («Халык челтәрләре» иреклеләр проекты кысаларында). Ике ай эчендә йөзгә якын челтәр үрелгән.

«Без бик җиңел, тиз алына торган, җиңел тоташтырыла торган челтәрләр үрәбез. Бер генә тапкыр түгел, ә берничә тапкыр хезмәт итә алырлык челтәрләрне җибәрәбез. Окопларның, коралларның геометрик контурларын югалтырлык итеп үрәбез. Хәзер «язгы» челтәрләр әзерлибез. Аннары Саратовка озатабыз, анда тулыландыру, тикшерү эшләре бара. Ә аннан соң челтәрләр разведкага, танк гаскәрләренә китә. Егетләребез өчен технологияне һәрвакыт камилләштерәбез», – дип аңлатты ул.

Татьяна Трубникова Казанга барып укып кайткан һәм хәзер үрүгә килгән һәркемне өйрәтә. Хәзер проектта ике смена: иртәнге һәм кичке. Бүген хатын-кызларга ярдәмгә медицина һәм педагогика көллияте студентлары килде. Шулай ук ТСҮ (ТОС) рәисе Венера Наумкина җитәкчелегендә эшләүче хатын-кызлар да кушылды. Нәкъ менә Автозавод районы башлыгы Винер Харисовка мөрәҗәгать иткән ТСҮ рәисе ярдәме белән хәзерге бина табылган.

Наил Мәһдиев ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде һәм аның ягыннан нинди ярдәм кирәклеген сорашты. Йөкләрне беренче пунктка илтү логистикасы белән бәйле мәсьәләләр булуын белгәч, ул аны якын арада хәл итәргә вәгъдә бирде. Оештыручыларның икенче соравы кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы иде: җәйге чорда пенсионерлар бакчаларга китәчәк, шуңа күрә студентларның маскировка челтәрләре үрү процессына кушылуы бик яхшы булыр иде.

«Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Без кулыбыздан килгән барлык ярдәмне дә күрсәтербез».

Кабул итү графигы