Якшәмбе, 07 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
23 нче мәктәп укучылары Автомобиль заводы белән таныштылар
23 нче мәктәп укучылары Автомобиль заводы белән таныштылар
23 нче мәктәп укучылары Автомобиль заводы белән таныштылар

23 нче мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Профессионаллар белән танышыгыз!» проекты кысаларында «КАМАЗ» автомобиль заводына экскурсия үткәрелде.

Әлеге проект «Заман» яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары Яшьләр советы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, эшче һәм техник һөнәрләрне популярлаштыру бурычларын хәл итүгә юнәлтелгән.

Экскурсия кабиналар җыю цехыннан башланды. Аннары укучылар төп җыю конвейерына бардылар, анда автомобиль җыю процессын — двигательне урнаштырудан, тәгәрмәчләр куюдан, кабиналарны тоташтырудан алып җыюның соңгы стадиясенә кадәр күзәттеләр. Чираттагы этап — автомобильләрне җыю һәм тапшыру цехы, анда җыелган машиналар сынаулар уза.

Иң истә калырлык һәм якты мизгел булып җыелган КАМАZ-54901 автомобилен тәкъдим итү торды, аның салонында һәркем үзенең фотосын ясата алды.

Икенче көнне мәктәп укучылары «Һөнәргә бер адым!» һөнәри юнәлеш уенында катнаштылар. Балаларга экскурсия вакытында белгән барлык мәгълүматларны: предприятие тарихы, җитештерү процесслары, җиһазлар һәм һөнәрләр турындагы мәгълүматларны искә төшерергә кирәк иде.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «ГНВ» командасы алды, икенче урында — «ТРАКСА» командасы, өченче урында — «КАМАЗ» командасы. Барлык катнашучылар да Автомобиль заводының грамоталары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр.

Чара ахырында укучылар В.Д. Поташов исемендәге Техник көллияте студентлары белән очраштылар, алар укучыларны әлеге уку йортында укытыла торган программалар һәм һөнәрләр белән таныштырдылар.

Кабул итү графигы