Чаллылылар өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең «Арктур» республика һөнәри осталык конкурсында җиңү яуладылар.
«Балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасын үстерү программасы» номинациясендә 14 нче номерлы Балалар-яшүсмерләр үзәге директоры Наталья Рәхмәтуллина җиңүче дип танылды - 1 урын.
«Балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмасының методисты, методик хезмәт хезмәткәре» номинациясендә «14 нче номерлы Балалар-яшүсмерләр үзәге» МБУ ӨБ методисты Гөлназ Стрелкова беренче урынны алды - 1 урын.
«Өстәмә гомуми үстерелешле һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагог хезмәткәр» номинациясендә:
– Алия Гыйльметдинова, 1 нче номерлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае – 3 урын,
– Сергей Таушев, «Дельфин №8» балалар физик культура-сәламәтләндерү үзәге – 1 урын.
«Наставниклык программасын гамәлгә ашыручы педагог-наставник» номинациясендә – Екатерина Гордеева, «16 нче номерлы «Огниво» балалар иҗат үзәге» өстәмә белем бирү педагогы – 1 урын.