Хәзер 22:06 , 17.4 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 22:06 , 17.4 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф идарәләре җитәкчеләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты
Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф идарәләре җитәкчеләренә автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты

Бүген республика муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика мәгариф системасы муниципалитетларның мәгариф бүлекләренә нигезләнә. "Мәгариф-республиканың киләчәген формалаштыру өчен нигез. Сезнең мобильлек һәм эффективлык күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирүче транспорт булуга бәйле", - диде ул. 

Татарстан рәисе РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримовка яңа машиналар сатып алуда ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерде. Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа автомобильләрнең символик ачкычын Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга тапшырды. Җирле белгечләр 49 яңа «Лада Веста» автомобиле алдылар, шул исәптән Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе дә.

Кабул итү графигы