Хәзер 12:02 , 19.6 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

«Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 16 621 лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Шуларның 6200се терелгән. Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшли» - дип хәбәр итте шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә 311700 доза вакцина кайткан.

Беренче компонент белән 295 мең кеше вакцинацияләнгән, бу планның 89,6%ын тәшкил итә. Икенче компонентны 227597 кеше ясаткан.

Вакцинация барлык поликлиникаларда һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырылган. Моннан тыш, предприятиеләр һәм оешмаларның гаризалары буенча хезмәткәрләрне урынга чыгып вакцинацияләү башкарыла.

Кабул итү графигы