Дүшәмбе, 08 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
«Безгә кырык өченчедә медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә генә — паспортлар»
«Безгә кырык өченчедә медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә генә — паспортлар»
«Безгә кырык өченчедә медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә генә — паспортлар»

Күптән түгел «Заман» яшьләр үзәге белгечләре 19 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең актлар залында «Безгә кырык өченчедә медальләр бирделәр. Һәм бары тик кырык бишенчедә генә — паспортлар» дип исемләнгән шәһәр хәрби-тарихи викторинасын үткәрделәр. Чара Россиянең хәрби дан көненә — Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә һәм Ленинград блокадасы өзүнең 80 еллыгына багышланды.
Чарада 19 нчы мәктәпнең 8-11 сыйныф укучыларыннан торган ун команда, барлыгы илле ике кеше катнашты.

Конкурс программасы өч темадан торды: «Ленинградның каһарманнарча саклануы»; «Блокададагы Ленинград мәдәнияте»; «Бөек Ватан сугышының яшь каһарманнары». Чара кырык бер сораудан торган викторина рәвешендә һәм педагогның компьютер фотопрезентациясе белән үрелеп барган тарихи фактлар турындагы чыгышы белән үтте.

19 нчы мәктәп директоры Михаил Григорьев, укучылар алдында чыгыш ясап, каһарман шәһәр Ленинград тарихының бу фаҗигале һәм каһарманлык сәхифәсе турындагы истәлекне саклау, һәлак булган каһарманнар һәм аларның батырлыклары хакындагы хатирәне бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерүнең мөһимлеге турында сөйләде.

Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеле булды: беренче урынны «Крепость» (11М) командасы алды; икенче урында — «Освобождение» (11Г) командасы; «Сталинские соколы» (11Г) командасы өченче урынны яулады.
Барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде, ә укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кабул итү графигы