Якшәмбе, 07 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Наил Мәһдиев Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсендә булды
Наил Мәһдиев Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсендә булды
Наил Мәһдиев Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсендә булды
Наил Мәһдиев Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсендә булды
Наил Мәһдиев Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсендә булды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Фәкил Сафин белән очрашты. Фәкил Сафин язучыларның бүгенге көндә ничек эшләвен күрсәтте.

Узган елда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрында шәһәр җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ярдәме белән, "Профит" ГК һәм Марсель Миңгалимовның спонсорлык ярдәме нәтиҗәсендә, иҗат кабинеты булдырылды, җиһазлар, компьютерлар кайтартылды. Шулай ук, шәһәр нигезләнгәннән алып бүгенге көнгә кадәр булган шагыйрьләр, язучылар һәм иҗади лидерларны чагылдырган күргәзмә дә оештырылды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе – Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең иң зур бүлекчәсе булып тора. Язучылар мәктәпләрдә, мәдәният учреждениеләрендә балалар һәм өлкәннәр белән әдәби-иҗади очрашулар еш үткәрәләр, үсеп килүче буында туган телгә һәм туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Чаллы бүлекчәсе татар драма театры белән актив хезмәттәшлек итә, уртак проектларда, чараларда катнаша. 2022 елда татар драма театрының зур залында Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиевның юбилей иҗат кичәләре үткәрелде, кече залда исә язучылар Әлфия Сидикова, Айрат Суфиянов, Айзирә Имамованың китап презентацияләре булды.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең әлеге бүлекчәсе яшь әдипләр белән дә актив эшли. "Адымнар" гимназиясендәге, 41, 4, 12нче санлы мәктәпләрдәге, 84нче санлы лицейдагы, 2нче гимназиядәге "Иҗат" әдәби студиясе ярдәме белән укучылар арасында мастер-класслар, яшь авторлар Айзирә Имамова, Гөлназ Нуриева, Алия Зартдинова, Руслан Ибраһимов, Салават Назимовның иҗатын тикшерү оештырыла.

Ел саен язучылар, шагыйрьләр һәм күпсанлы кунаклар катнашында Муса Җәлилнең батырлыгы хөрмәтенә һәйкәл янында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәм шагыйрь Александр Пушкинның туган көннәре уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелә.

"Чаллы язучылар оешмасы – Татарстан Язучылар берлегенең иң актив өлеше, – дип белдерде Фәкил Сафин. – Безнең берлектә 52 язучы бар, һәм аларның барысы да бик актив иҗат итәләр. Алар үз әсәрләрен Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, чит илләрдә дә, төрле телләрдә бастыралар. 2023 елда да бу эшне дәвам итәчәкбез".

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Язучылар берлеге әгъзаларының шәһәр халкы арасында алып барган эшен, үсеп килүче буынны тәрбияләү миссиясенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Кабул итү графигы