Җомга, 05 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде
Наил Мәһдиев Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибларын бүләкләде

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча медицина советы узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашты.

Эш турындагы хисапны баш табиб Марат Мөхәммәдиев һәм баш табибның медицина буенча урынбасары Роман Җумабаев тәкъдим иттеләр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде һәм хезмәткәрләргә үз эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кадрлар җәлеп итү эше дәвам иттереләчәген билгеләп үтте: «Ярдәм программасы ярдәмендә кадрлар мәсьәләсен башка шәһәрләрдән белгечләр җәлеп итү исәбенә нәтиҗәле хәл итәбез. Республикадан бирелә торган 800 мең сумга өстәмә рәвештә без 200 мең сум түлибез. Моннан тыш, килгән белгечләрне җиһазландырылган фатирларга урнаштыру мөмкинлеген дә таптык».

Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев 2022 елда программа кысаларында хастаханәгә 10 табиб эшкә урнашуын хәбәр итте. Әлеге вакытта Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше – 66,12%, урта медицина персоналы белән – 85,5% тәшкил итә.

«Сезнең шәһәр мэры буларак башкарган эшегез нәтиҗәсендә, Яр Чаллыда 1 млн сум күләмендә уникаль грант бар, бу республиканың башка шәһәрләрендә һәм төбәкләрдә юк. Быел 50/01 йортында шәһәребезгә яңа килгән һәм социаль ипотека буенча торак көтүче медицина белгечләре өчен бөтен бер подъезд бүлеп бирелде», – диде ул.

«2022 елда 11 беркетелгән районнан 14 137 пациент Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе диварларында медицина ярдәме алды, бу 2021 елга караганда 3% ка күбрәк. Бүген хастаханәдә үткәрелә торган барлык коронарографияләрнең 1/3 өлеше диярлек районнардан килгән пациентларга ясала. Бу әлеге район халкы өчен медицина ярдәменең югары дәрәҗәдә ирекле булуы турында сөйли. Бу эш дәвам иттерелергә тиеш һәм дәвам иттереләчәк», – диде Роман Җумабаев.

Чара ахырында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Кабул итү графигы