Хәзер 16:28 , 22.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Ярминкә мәйданчыкларына 305 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде

25 ноябрьдә Г. Тукай яр буенда («Строитель» стадионы алдындагы мәйданчык), Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.

Ярминкә мәйданчыкларына Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан җитештерүчеләр тарафыннан 18 млн сумнан артык бәягә 305 тоннадан күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллылылар ит, он, йомырка, сары май, сөт продукциясен бик актив сатып алдылар.

Ярминкә мәйданчыкларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәшат Шәймарданов булды.

Чираттагы ярминкәләр 2 декабрьдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Кабул итү графигы