Якшәмбе, 07 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Яшь эшкуарлар остазларга мөрәҗәгать итә алалар

18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшкуарлар, аларның компаниясе яки шәхси эшкуарлык эшчәнлеге Яр Чаллыда 2021 елдан да иртәрәк теркәлгән булса, проектта катнаша алалар. Катнашучылар конкурс аша сайланачак.

Остазлар яшь эшкуарларга бизнес-планны анализларга, үсеш стратегиясе төзергә ярдәм итәчәкләр һәм бер ел дәвамында эшнең төрле юнәлешләре (финанс, кадрлар, җитештерү, сату, маркетинг һ.б.) буенча киңәшләр бирәчәкләр. Проектны «Единая Россия» «Партия Роста» белән берлектә гамәлгә ашыра.

Остазлар арасында «Единая Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлеге Сәяси советы әгъзасы, «Татпроф» АҖ коммерция директоры Евгений Рачков та бар. «Мин үз тәҗрибәм белән рәхәтләнеп уртаклашырмын. Иң кызыклы проектларны финанслау, яки финанслау табуда ярдәм итү ихтималын да читкә какмыйм. "Инфоцыганнарга" акча сарыф итәргә кирәкми. Интернетта андыйлар бик күп: кеше берәр нәрсә тели дә, "уңышлы уңыш" турында бик кыйбатлы тренинг сатып ала. Анда аңа бик матур итеп "лапша асып" утыралар, әмма бу бик нәтиҗәле түгел. Ә монда бәлки болай матур сөйли белмәгән, ләкин чын нәтиҗәләр кирәк булган кешеләр җыелды, шуңа күрә бу проектка килегез. Кызыклырак булсын өчен, мин остазлар арасында мондый челендж игълан итәр идем: кемнең проекты быел табышны күбрәк арттырса, димәк, безнең арада иң шәп остаз шул булачак", - диде ул.

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 25 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр электрон гариза тутырып теркәлергә мөмкин. Проектта катнашучылар 2023 елның февраль ахырына кадәр билгеләнәчәк.

Кабул итү графигы