Россиядә бердәнбер хәйрия автоспорт ярышлары Яр Чаллыда узачак.
Россиядәге бердәнбер хәйрия автоспорт ярышларында 40 экипаж, шул исәптән илнең иң көчле пилотлары катнашачак. Барлык җыелган акчалар хәйрия максатларына юнәлтеләчәк.
Салават кубогы кысаларында берничә дисциплина буенча Россия чемпионаты этаплары да узачак.
Салават кубогы традиция буенча 25 һәм 26 февральдә Ипподром территориясендә узачак. Быел ярышлар өчен яңа трасса әзерләнгән. Пилотлар билгеләп үткәнчә, ул катлаулырак һәм кызыклырак кына түгел, ә тамашачылар өчен күпкә мавыктыргыч та.
Беренче көнне барлык оештыру чаралары, ирекле күнегүләр һәм квалификация ярышлары узачак. 14:30 сәгатьтә төп ярышлар башлана. Икенче көнне, 26 февральдә, 12:30 сәгатьтә тантаналы ачылыш церемониясе, ә аннан соң төп һәм финал ярышлары булачак.
«Безне зур спорт феврале көтә, барчагызны да катнашырга чакырабыз: спортчылар буларак та, тамашачылар буларак та, һәркем үзенең кызыксынуы буенча ярыш таба ала», – дип ассызыклады матбугат конференциясе барышында Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов.