18 февральдә Чаллыда «Кама чаңгы марафоны» узачак. Бу — җитди дәрәҗәдәге ярышлар, анда нигездә тәҗрибәле спортчылар катнаша. Призлар фонды 900 мең сум тәшкил итәчәк.
Бу зур спорт бәйрәме Чаллыда беренче ел гына үткәрелми. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: елдан-ел катнашучылар саны арта, спортчылар географиясе киңәя бара. Чаңгы ярышына Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан һәм өлкәләрдән дә катнашучылар кушыла.
«Ел саен спортчыларның һәм ярышларның әзерлек дәрәҗәсе үсә. Узган ел бездә халыкара класслы спорт мастерлары һәм хәтта Олимпия уеннарында катнашучылар да бар иде», – дип билгеләп үтте матбугат конференциясе барышында Башкарма комитетның физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов.
Оештыручылар традиция буенча ярышларның үзенчәлекле «фишка»ларын да әзерлиләр, бу юлы ярышлар Татарстан Республикасы һәм Россиянең чаңгы ярышлары буенча җыелма команда тренерлары һәм спортчылары белән берлектә үтәчәк, һәм һәр катнашучы аларның бер өлеше була алачак.
Узган елда булган дистанцияләр саклана, атап әйткәндә: 5 км, 30 км һәм 50 км. Сәгать 9да иң кыска дистанциягә старт биреләчәк. Бер сәгатьтән соң 30 һәм 50 км дистанцияләрне узу өчен спортчылар стартка чыгачак.
«Әзерлеге булмаган чаллылылардан бәйрәмебезгә тамашачы буларак килүләрен һәм һичшиксез чаңгы юлына чыкмауларын сорар идем. Спортчылар күп булачак, тизлекләр югары, шуңа күрә үзегезне дә, спортчыларны да җәрәхәтләмәс өчен, җиһазларны сындырмас өчен, бу көнне тамашачы булып кына торыгыз», – дип мөрәҗәгать итте чаллылыларга «Титан» спорт мәктәбе җитәкчесе Ләйлә Вопшина.
Теркәлү сайтта актив рәвештә бара, хәзерге вакытта 300 катнашучы чаңгы ярышына әзер.