Шимбә, 06 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Чаллылылар блокадада яшәүчеләрне фашистлардан азат ителү көне белән котлыйлар
Чаллылылар блокадада яшәүчеләрне фашистлардан азат ителү көне белән котлыйлар
Чаллылылар блокадада яшәүчеләрне фашистлардан азат ителү көне белән котлыйлар

27 гыйнварда Россия Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтә. Ул вакытта совет гаскәрләре Нева буендагы шәһәрне 900 көнгә якын сузылган дошман камалышыннан азат итәләр. Ленинград блокадасы – Совет армиясенең һәм тыныч халыкның гаҗәеп батырлыгы, ныклыгы һәм бердәмлеге үрнәге.

Комсомол районында блокададагы Ленинградның 2 кешесе яши: Марианна Борисовна Селиванова һәм Жанета Александровна Кублицкая. Бүген алар күзләрендә яшь белән Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 79 ел тулу истәлекле датасын каршы алалар һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Миңгалимовтан котлаулар һәм бүләкләр кабул итәләр. Бүләкләрне өйләренә Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Рубин Бадыйков тапшырдылар.

Сәнгать мәктәбе укучысы Хәсән Мәрданшин баянда сугыш еллары җырларын башкарды. Яшь буын белән очрашу һәм җылы, хис-тойгылы атмосфера ветераннарга олы шатлык китерде, аларга игътибар, шатлык һәм уңай эмоцияләр бик кирәк.

Марианна Селиванова искә алганча, авырлыкларга карамастан, ленинградлылар һәрвакыт бер-берсенә ярдәм иткәннәр. Ул бер чит хатын-кызның аны «тормыш юлы» аша эвакуациягә озатканда үзенең соңгы йон шәлен бүләк итүен хәтерли.

Жанета Кублицкаяга шәһәр камалышта калганда нибары дүрт яшь була. Блокадада яшәүчеләрнең истәлекләре охшаш, барысы да кисәтү сиренасы тавышын, атышларны һәм бомба сыену урыннарын, якыннарын югалтуны һәм көненә бирелә торган 125 грамм икмәк нормасын хәтерлиләр.

Блокада вакытында шәһәрдә якынча бер миллион кеше һәлак булган. Бу көн мәңгегә истә калачак һәм киләчәк буыннар өчен ныклык үрнәге булып хезмәт итәчәк.

Кабул итү графигы