Хәзер 22:24 , 17.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 22:24 , 17.3 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Татарстан Республикасында «Гаилә архивын тапшыр» конкурсы башлана. Ул гаилә архивлары мисалында ил һәм туган як тарихын өйрәнү аша үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Конкурны оештыручы — Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты.

Конкурста катнашу өчен жюрига гаилә архивыннан документлар, фотографияләр һәм видеоматериаллар коллекциясен тәкъдим итәргә кирәк. Конкурс читтән торып ике этапта үткәрелә. Беренче этап (муниципаль) 10 апрельдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап (республика) 12 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр узачак. Конкурсның муниципаль этабына документлар 9 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашучыларга билгеләнгән нигезләмә нигезендә документлар пакеты әзерләргә кирәк.

Конкурс җиңүчеләре өчен дипломнар һәм акчалата премияләр каралган. Тулырак мәгълүмат алу өчен Чаллы шәһәренең архив бүлегенә 8 (8552) 30-55-78 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Кабул итү графигы