Чаллыда чара узды
«Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрен карап чыкты. Алар Халыклар дуслыгы проспекты буйлап йөрде, яр буйларын карады. Сәфәр күңелле узды.
«Ышаныч» үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яр Чаллы шәһәрен карап чыкты. Алар Халыклар дуслыгы проспекты буйлап йөрде, яр буйларын карады. Сәфәр күңелле узды.
27 июль көне Россиядә Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне дип игълан ителде.
Модульле йорт Академик Королев урамында барлыкка килде. Аны «Гринта» төбәк операторы урнаштырды.
Бу милли проект кысаларында кешеләрнең яңа һөнәр алу мөмкинлеге барлыкка килә. Максатчан программа буенча укыту кысаларында студентлар практика үтә һәм аларның компанияләр белән якынрак танышу мөмкинлекләре була.
Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендәге капиталь ремонт барышын карап чыкты. Хәзерге вакытта әлеге сәламәтлек саклау учрежденисенең гараж, склад, авыруларны блоклар арасында йөртү зонасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә.
17 июль көнне Россиядә Бердәм фольклор көне уза. Автозавод районында «Фольклор көне» дигән бәйрәм үткәрелде.
Үзәк районында Ишегалды бәйрәме узды. Чарада Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Марсель Төхвәтуллин катнашты.
Чаллы хакиме барлык 27 кандидатның документларын тапшырды.
Чарада хезмәт хакы буенча бурычларны түләү мәсьәләсе каралды. Хезмәт хакы буенча срогы чыккан бурычларны формалаштыруга каршы тору буенча республика ведомствоара комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов киңәшмә үткәрде.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышкатаба 4-9 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚. Көндез максималь температура +23..+26˚.
39/02а комплексында бәйрәм узды. «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен чаллылылар, юл төзүчеләре рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бүләкне Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
Бәйрәмнәр чаллылылар өчен инде күптән күркәм гадәткә әверелде. Күңелле музыка, балалар өчен уеннар, төрле мастер-класслар, иҗат коллективларының чыгышлары 39/02а йортында яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде.
25 комплекста «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашты. Анда ишегаллары төзекләндерелде. Чарада Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин һәм ТИҮ рәисе Любовь Паньшина катнашты. «Татарстанда җәй» проекты тормышка ашты. Юл төзүчеләрен тәмле пылау белән сыйладылар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Актас Гәрәев 95 яшьлек юбилее белән котлау алды.
20 июль көнне Азатлык мәйданында концерт уза. Башлана 17:00 сәгатьтә.
18 июль көнне Шишкин бульварында бәйрәм оештырыла. Башлана 17:00 сәгатьтә.
Автозавод районында балалар өчен бәйрәм узды. Алар өчен ишегалды уеннары үткәрелде. Чаралар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелде.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында яңа уку елына абитуриентларны кабул итәләр. Барлыгы 3 500 кеше гариза язган.
Ярышлар Үзәк районында үткәрелде. Алар «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев «Үсеш» сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты. Төзелеш эшләрен дүрт компания алып бара.