Чаллылыларны юллардагы бозлавык турында кисәтәләр
1 декабрь 18 сәгатьтән 2 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
1 декабрь 18 сәгатьтән 2 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
Яр Чаллыда шәһәр Башкарма комитеты идарәләре башлыклары, Форумга катнашуга җибәреләчәк лидерлар һәм активистлар өчен шәһәр доброволецлар форумы узды. Форум 100гә якын кешене җыйды.
«Күңел» радиосы т әнәфессез, бер ялсыз 30 сәгатьлек эфирга чыгачак. Иртәнге «2+ шоу» тапшыруын алып баручылар - Алинә Вәлиева белән Ришат Хаҗиев һәм радионың яшь популяр алып баручысы - Алмаз Хәертдинов Татарстан радиолары рекорды китабына керү өчен тырышачаклар.
Гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитетына 124 гариза юлланган, шуларның 59ы – «Музыка», 28е – «Хореография», 15е – «Театр», 19ы – «Журналистика/Блоггинг», 2се – «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча.
Чаллы кызы «Россиянең яшь эшмәкәре – 2021» Бөтенроссия конкурсында 3 урынны яулады.Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уза.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 19 ноябрьдән 25 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы кысаларында Татарстан Республикасы балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм активистлары өчен Социаль проектлар республика конкурсын уздыра. Ул яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль проектлауның нәтиҗәле тәҗрибәсен ачыклауга һәм популярлаштырырга, балалар иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларының социаль активлыгын үстерүгә, шулай ук иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Инвалидлар декадасы кысаларында Комсомол районында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале узды. Чарада 15 нче балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр һәм 69 нчы коррекцион мәктәбе балалары катнашты. Сәхнәдә яшь чаллылылар вокал, инструменталь, хореография сәнгатендә, шулай ук уку сәнгатендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Фестивальдә 30 бала катнашты.
Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм якындагы өч елга шәһәр бюджеты проекты буенча фикер алыштылар.
Салым салуның патент системасында эшмәкәрләр патент бәясен тулысынча яки өлешчә мәҗбүри иминият взнослары һәм пособиеләр патентлары гамәлдә булган вакытта билгеләнгән һәм түләнгән суммага киметергә мөмкин. Эшкә ялланган хезмәткәрләре булмаган э шмәкәрләр салымны нульгә кадәр киметә ала. Эшкә ялланган хезмәткәрләре булган шәхси эшмәкәрләр патент бәясен, күп дигәндә, 50%ка киметергә мөмкин.
Автозавод районында, «КАМАЗ» мәдәният сараеның кече залында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән 16-21 м/с тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында көчле бозлавык.
Тантаналар сараенда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры котлау чарасында катнашты. Тантанага 24 хатын-кыз чакырылган иде. Алар – үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чаллылылар, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган хатын-кызлар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең шул исемдәге партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгендә булды.
3 һәм 4 декабрьдә Чаллы ИТ-паркында Милли технологик инициатива Түгәрәк хәрәкәте идеяләре һәм технологияләре фестивале узачак. Чара Фән һәм технологияләр елы һәм Россиядә түгәрәк хәрәкәтенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк.
Яр Чаллыда «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Быел конкурс 16 номинация буенча узачак: «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел җәмәгатьчесе», «Ел журналисты», «Елның иҗади шәхесе», «Елның студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары», «Елның студентлар иҗади коллективы», «Вузның/ссузның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Тулай торакның студентлар иҗтимагый оешмасы», «Студентлар хезмәт отряды», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Ел проекты», «Ел волонтеры», «Чит ил ел студенты», «Форпост» студентлар отряды», шулай ук «Ел студенты Гран-прие».
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2021 елның 25 октябреннән 14 декабренә кадәр «Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр казанышлары премиясе үткәрә. Премиягә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы органнар җитәкчеләре һәм белгечләре, яшьләр лидерлары, яшүсмерләр, педагог-остазлар, инклюзив иҗтимагый инициативалар авторлары чакырылган иде.
Яр Чаллыда 2021 елның язгы чакырылышына әзерлек 2020 елның ноябрендә башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатларында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны өйрәнү планы төзелде һәм расланды, чыгарылыш курс студентларын чакыру графигы расланды.
Бүген, 29 ноябрь, Россиянең атказанган тренеры, Яр Чаллы шахмат клубы директоры, халыкара арбитр Виктор Иванович Гончаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үзенең шахмат карьерасын тренер буларак башлап, ул мәктәпкәчә яшьтәге шахматчыларны әзерләү буенча уникаль, күрсәтмәлелеккә нигезләнгән методика уйлап тапкан. Аның «Партия өлеше буенча фигуралар исемлеге» таблицасы мәктәпкәчә шахмат педагогикасы классикасына әверелде.
Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны хәрби исәпкә кую «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законы нигезендә башкарылды.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасына әзерләнү һәм аны үткәрү турында сөйләде.