Яр Чаллы йортларында көнкүреш газы шартлаганнан соң тикшерүләр үткәрәчәкләр
Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
Шәһәр мэры йөкләмәсе буенча, 48/20 йортында гадәттән тыш хәлдән соң, Яр Чаллының күп фатирлы йортларында планнан тыш газ җиһазларын тикшерәчәкләр.
Санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде.
Бүген мэр Наил Мәһдиев 48/20 йортын карап чыкканнан соң, Башкарма комитет вәкилләре халык белән чираттагы очрашуын оештырдылар - беренчесе фаҗигадән соң икенче көнгә үк, сишәмбе көнне уздырылды.
Битараф булмаган шәһәрдәшләр гадәттән тыш хәл вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм итә ала.
30 октябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең 3 мәйданчыгында – Г.Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә үз эшләрен дәвам итте.
Наил Мәһдиев 48/20 йортының 11 нче подъездындагы фаҗигадән соңгы хәле белән танышты.
Шәһәр мэры 48/20 йорттагы шартлауда зыян күрүчеләргә ярдәм итү фондының исәп-хисап счетына 700 мең сум тирәсе акча керүен билгеләп үтте - бу хакта Шәһәр Советының депутатлар корпусы мөрәҗәгать итте.
«Ак Барс» Көрәш сараенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмамланды.
Шимбә, 30 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар һәм юеш кар явуы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә cекундына 16 метр тизлектә.
Шәһәр Студентлар Советы коррупциягә каршы «Коррупциягә юк дип әйт!» белем бирү квестын үткәрде, анда 15 команда (90 кеше) катнашты. Чарада катнашучылар берничә катлаулы сынаулар һәм кызыклы уеннар уздылар, коррупция һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында үз белемнәрен күрсәттеләр.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта вакцинаның беренче компонентын 180 002 кеше ясаткан, икенче компонентны 120 211 кеше куйдырган. Бу Яр Чаллының өлкән халкының 54,4%ы. Хәзерге вакытта вакцинацияне көнгә уртача 3 500 кеше уза.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр тапшырачак.
«Шәһәр укучылары советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры постына кандидатлар дебатлары узды. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү өчен дебатлар онлайн-форматта үткәрелде.
Яр Чаллыда җомга көнне аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә.
Гражданнар сәламәтлеген саклау һәм инфекция таралуга каршы тору максатыннан, Чаллы салым инспекциясе шәһәрдәшләрне контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.
Безнең чаллылылар Вильнюста паурэлифтинг буенча Дөнья чемпионатында уңышка ирештеләр.
Бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада бу көннәрдә кертелә торган яңа чикләү чаралары турында сөйләде.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча идарәсе Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эшләми торган көннәр билгеләү турында» 20.10.2021 ел, № 595 Указы нигезендә 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр салым түләүчеләрне шәхси кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү туктатылачак дип хәбәр итә. Күрсәтелгән чорда барлык кәгазьдә шәхсән китерелгән корреспонденцияне кабул итү Инспекциянең беренче катында урнашкан бокслар аша алып барылачак.
Яр Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда шәһәрнең 350 оешмасыннан 1400 кеше катнашты.