Яр Чаллы эшмәкәрләре түбәнәйтелгән ставкалар буенча кредитлар алырга мөмкин
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде.
Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде.
Яр Чаллыда Россия көне уңаеннан яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды.
«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы тору акциясе кысаларында, Хатын-кызлар клубында Халыкара наркотик матдәләр куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Зарарлы матдәләрнең кеше тормышына һәм сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага төркем эше элементлары белән лекция узачак.
Яр Чаллыда, шимбә көнне, 11 июньдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр явуы, төнлә яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, төнлә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Яр Чаллыда 71 микрорайонда «Залесный» модульле фельдшер-акушерлык пунктын монтажлауга керештеләр. Медицина пункты 7 нче поликлиниканың яңа структур бүлекчәсе булачак. Төзелеш барышы белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов һәм сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев таныштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисад үсеше буенча эшче төркем белән Яр Чаллыга килде. Төркем составында: икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин , сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова . Эш сәфәренең максаты – җитештерү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять белән танышу һәм фараз күрсәткечләре буенча фикер алышу.
«Автомобиль юллары предприятиесе» МУП директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, белгечләр көн саен юлларның торышын күзәтәләр һәм, кирәк булган очракта, чокырларны ямау эшләре алып барыла. Хәзер Беляев проспектында 11 комплекс ягыннан беренче автоюлга таба ремонт эшләре бара. Яшьлек проспектында чокырларны ремонтлау башланган, әмма монда чокыр ямау белән генә чикләнеп булмаган, шуңа күрә юл полотносы дефектын бетерү өчен зур асфальт катламын кисәргә дигән карар кабул ителгән.
Шәһәрдә барлыгы 119 ишегалды территориясендә реконструкция узачак. Күп кенә ишегалларында эшләр бара инде – яңа юллар җәелә, яктырту объектлары урнаштырыла, машина кую урыннары билгеләнә. 9 ишегалдында юл эшләре тәмамланган.
Киләсе атнада Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләренә керешәчәкләр. Сулыкны савыктыру программасының ничек узуы турында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин сөйләде: «Ниһаять, без елга төбен чистартуга керешәбез. Моның өчен йөзә торган техника җәлеп ителгән – Watermaster земснаряд-амфибия, ул су төбеннән ләмне чыгарачак. Ләмнәрне сыгачаклар һәм утильләштерүгә җибәрәчәкләр, ә чистартылган суны яңадан елгага җибәрәчәкләр».
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Шәһәр Советында шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Көн тәртибендәге пунктларның берсе – яңгыр сулары канализацияләренең торышытурындагы мәсьәлә. Спикер буларак Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
Яр Чаллыда перинаталь фотограф Диләрә Эстринаның күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Тантаналар сараенда урнашкан, 20дән артык эштән тора. Барлык рәсемнәрдә дә яңа туган сабыйларның дөньяга килү бәхетле мизгелләре сурәтләнгән. Хәзер әлеге хезмәттән Кама балалар медицина үзәгендә бала табучы хатын-кызлар файдалана ала. Күргәзмә «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» конкурсында Диләрә Эстринаның җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килде.
Татарстанда аз керемлеләр өчен социаль контрактны уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гражданнар төзи ала. Контракт шартлары нигезендә, дәүләт түләүсез пособиеләр бирә, ә гражданин гаиләнең матди хәлен яхшыртырга тиеш.
12 июньдә 16:00 сәгатьтә Гренада паркында дроннар фестивале узачак, аның кысаларында квадрокоптерларда узышлар узачак, медиа-экранда «Drone team Гренада» беренче дроннар мәктәбе проектында катнашучыларның чыгарылыш эшләре күрсәтеләчәк.
Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистартуга керештеләр. Экологик проектны тормышка ашыру турында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең оештыру җыелышы узды. Көн тәртибендә Яр Чаллы бүлекчәсе рәисен раслау мәсьәләсе торды.
Бүген Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфасын билгеләү конкурсына йомгак ясалды. Конкурс йомгаклары буенча Башкарма комитетның конкурс комиссиясе кандидатларны бәяләү нәтиҗәсендә (белеме, муниципаль яки башка дәүләт хезмәтен узу, башка хезмәт эшчәнлеген башкару, шулай ук сайлап куелган конкурс процедуралары нигезендә) кандидат Эдуард Фәттахов Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Үзәк районы хакимияте башлыгының вакантлы вазыйфасына квалификация таләпләренә туры килә һәм вазыйфага билгеләү өчен тәкъдим ителә дип хәбәр итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау сүзләрен Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Николай Михайлович Костяев кабул итте.
Чаллылылар Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасының территориаль ярдәмче системасы идарә органнары һәм көчләре гамәлләрен уңышлы координацияләгән һәм килештергән өчен бүләкләргә лаек булдылар.
11 июньдә 10:45 сәгатьтә «КАМАЗ» стадионында Яшүсмерләр футбол лигасын ачу тантанасы узачак. Тантаналы ачылыштан соң КАМАЗ-2007 һәм РЦПФ Түбән Новгород командалары арасында матч узачак. Матч 11:00дә башланачак. Керү ирекле.