Өлкән буын кешеләре хөрмәтенә Яр Чаллыда 50дән артык чара уздырыла
1 октябрьдән Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы старт ала. Чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
1 октябрьдән Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы старт ала. Чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
1 октябрьдән шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү буенча традицион көзге санитар-экологик айлык башлана, ләкин шәһәрдә билгеләнгән вакыттан алда территорияләрне тәртипкә китерүгә керешкәннәр.
Яр Чаллыда коронавирус авыруы белән хәл киеренке кала. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте: « Вәзгыять киеренке, кимү тенденциясеннән башка, мөрәҗәгатьләр саны тотрыклы. Атна көннәрендә без мөрәҗәгатьләр санының артуын билгеләп үтәбез », - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты шәһәрнең Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты, тармак хезмәткәрләрен котлады һәм иң яхшыларын бүләкләде.
Шәһәрдәшләр бер көн эчендә 400 агач утырттылар. Чулман проспекты буенча 46 комплекс буйлап 160 карагач, ГЭС поселогы Әлмәт трактында – 100 чыршы, Чулман проспекты һәм М. Йосыпов урамы киселешендә 130 миләш утыртылды.
25 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләүче өч мәйданчыкта узды: Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 13 муниципаль районы катнашында - Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Алабуга, Зәй, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Тукай, Ютазы.
Комсомол районы территориясендә ГЭС, Элеватор тавы поселогларында һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту буенча чаралар узды.
Автозавод районында агач һәм куаклар утыртуга сентябрь башында керештеләр, бүген Чулман проспекты буенча Ипподром каршындагы 46 комплекста 53 карагач утыртылды.
Үз продукцияләрен һәм тармакта уңышларын күрсәтергә бөтен Татарстаннан компанияләр вәкилләре җыелды.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов бүген клубның президенты сыйфатында шәһәрнең хоккей командасы белән танышты. Ул тавыш бирү юлы белән клуб советы арасыннан сайланган.
«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньдә «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа проектка старт биргән иде. Конкурсның шарты – калфак киеп төшкән фотосурәтләрне җибәрергә. Җиңүчеләрне газета сайтында тавыш бирү юлы аша сайладылар.
Шәһәрнең ЗАГС идарәсендә милли гореф-гадәтләр элементлары белән никахлашуны теркәү дәвам итә. Бүген Тантаналар сараенда Рафаэль Абелян һәм Шогик Абгарян үзләренең гаилә берлеген теркәделәр.
ЗЯБ һәм Элеватор тавы поселогларын тоташтыручы күпердә ремонт эшләре тәмамланган. Биредә резиналы валчыклы катлам җәелде. "Автомобиль юллары предприятиесе" МУП хезмәткәрләре ремонтны кыска аралыкта – бер атнадан да кимрәк вакыт эчендә башкарган, әмма төзекләндерүне ике тапкыр уздырырга туры килгән, чөнки вандаллар яңа катламны бозган.
25 сентябрьдә шәһәр зиратларында Хәтер көне узачак. Чаллылылар зиратка барып туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерсен өчен, 07:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр автобус хәрәкәте оештырылачак.
Яр Чаллыда гриппка каршы вакцинация уза. Шәһәргә 70 мең доза вакцина кайтты, 15 мең Чаллы кешесе прививка ясаткан инде.
Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы мәктәп логопеды Елена Азина Татарстан Республикасының М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Аны бирү турындагы Указга президент Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бүләкне фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлекне стимуллаштыру өчен күренекле педагоглар ала.
Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәзер мэрия бинасында урнаша. Элек штаб 56 нчы номерлы янгын сүндерү частенда иде.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды искәрткәнчә, пенсиянең артуы 80 яшькә җитү, Төньякта стаж туплау яки эштән азат ителү кебек вакыйгалар теркәлгән даталарга бәйле түгел, һәм алар тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә.
24 сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Бүген 17:00гә кадәр Беляев проспекты - Җиңүнең 40 еллыгы киселешендәге светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә юл билгеләренә таянып эш итүегез сорала.