Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
«Җиңү» ябык футбол манежында 2021 елгы кышкы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча шәһәр спортчыларын бүләкләү тантанасы булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрнең спорт командалары спортның уен төрләре буенча ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов спортчыларга һәм аларның тренерларына рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җиңү көне якынлашу алдыннан Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар. Равил Шаһәип улы Нуриәхмәтов һәм Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветераннар янында кунакта ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева булды.
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырый.
Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, киләсе ял һәм бәйрәм көннәре уңаеннан, 2021 елның маенда пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Чаллының Комсомол районында «Георгий тасмасы» акциясе старт алды. Җиңү символын район халкына «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылар «Ватан-ана» мемориаль комплексы территориясендә тараттылар.
Яр Чаллыда 29 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез көчәйгәндә 18 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+3˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.
Яр Чаллыда мәктәп укучылары арасында Сара Садыйкова исемендәге I нче ачык шәһәр Татар җыры фестивале булып узды. Ул Сара Садыйкова концерт залында үтте. Сайлап алу турына Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама һәм Тукай районыннан 30дан артык конкурсант гариза биргән. Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татар опера һәм балет театры солисткасы, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская фестивальнең хөрмәтле кунагы булды.
Тантаналар сараенда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең 30 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. «Рәсәй эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова котлады. « Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге – республикада иң эре мәшгульлек үзәге. Шуңа күрә без аны модернизацияләү өчен беренче итеп сайладык. Узган атнада мин Санкт-Петербургта Халыкара хезмәт форумында катнаштым. Анда Яр Чаллының мәшгульлек үзәгенә Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләүдә лидер дип мактау тактасы тапшырдылар », – диде ул.
Бүген А.С Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда Яр Чаллы шәһәре ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») VI республика фестиваленә йомгак ясалды. Концерт п рограммасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева алып барды. Конкурс Яр Чаллыда Татарстан муниципаль берәмлекләрендә ветераннар Советлары тарафыннан сайлап алынган иң яхшы коллективлар һәм башкаручыларны җыйды.
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 ветеран һәм фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган 15 тоткыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар ала.
28 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде. Быел әлеге мәртәбәле бүләккә өч кеше лаек булды. Алар – язучы, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, Яр Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин – “Саташып аткан таң” роман-трилогиясе һәм “Гөлҗиһан” повесте өчен, Г алиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Д ания Нуруллина – сәхнәдә үзенчәлекле хатын-кыз образлары тудырганы өчен (“Гөргөри кияүләре” - Гөрпинә, “Миркәй һәм Айсылу” - Айсылу, “Зәңгәр шәл” - Мәрфуга, “Кол Гали” - Чәчәк, “Казан сөлгесе” - Саҗидә, “Кичер мине, әнкәй” - Диләфрүз; “Баскетболист” - Люция, “Мин төш күрдем” - Мөршидә), рәссам Григорий Эйдинов – «Нефть һәм вакыт», «Казан альбомы», «Татар әкияте дөньясы», «Казан серләре» һәм «Татар дөньясы» китапларын сәнгатьчә бизәгәне өчен.
14-20 апрель көннәрендә Кырым Республикасында «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 324 укучы катнашты. Татарстан Республикасын сигез кешедән торган команда тәкъдим итте. Олимпиада нәтиҗәләре буенча аларның җидесе призлы урыннар яулады. Алар арасында А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Вера Верхотурова да бар. Ул өченче ел рәттән әдәбият буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының призеры булды. Мәгълүмати-технологик юнәлеш буенча укуга карамастан, Вера Верхотурова әдәбият белән дә кызыксына.
28 апрельдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә 10:30дан 13:00гә кадәр «Инициативалар форумы» узачак. Форум республиканың актив яшьләре идеяләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Чаллылылар экология, формаль булмаган белем бирү, иҗат, төзекләндерү, стартаплар һәм башка темалар өлкәсендә үз идеяләре турында сөйли алачаклар. Проектны тормышка ашырырга остазлар һәм бюджет акчалары ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы проектка 2 млн сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Вера Васильевна Балякинаны һәм Анна Антоновна Строкинаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
2021 елның гыйнварыннан ел саен үткәрелә торган декларация кампаниясе старт ала, аның барышында гражданнар 2020 елда алынган керемнәре турында хисап тотарга тиеш.
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары үткәрелде. Комсомол районында Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары радиацияле һәлакәт корбаннарын искә алырга Чернобыль геройлары хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе янына җыелдылар. Алар алдында Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады: « Бу кешеләр чын мәгънәсендә батырлык кылдылар, бик күп кеше гомерен саклап калдылар. Чернобыль авариясен ликвидацияләүче геройларга мәңгелек хәтер… »
Габдулла Тукай скверында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Тукайга чәчәкләр!» дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрелде. Анда шәһәр Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов , язучылар, мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар һәм күпсанлы кунаклар катнашты.
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 36 ветеран һәм 102 тол хатын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар алачак.