Яңа ел алдыннан чыршылар сату башланды
Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Яңа ел алдыннан тере чыршылар сату башланып китте. Сату 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертеләчәк. Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Яр Чаллыда традицион «Яңа ел казы» ярминкәләре үткәрелә. Быел алар 18, 19, 25 һәм 26 декабрьдә ике мәйданчыкта: «Төзүче» стадионы каршында һәм Ипподром территориясендә узачак. Эш вакыты: 8:00дән 15:00гә кадәр. Бу хакта матбугат конференциясендә кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова хәбәр итте.
Яр Чаллыда санитар-эпидемияләргә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклау дәвам итә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте шул исәптән эш бирүчеләрнең вакцинация таләпләрен ничек үтәвен тикшерә.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә яңа ел бәйрәменең форматы турында атналык матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: « Ата-аналар һәм туганнар COVID-19дан вакцинация узу турында яки соңгы алты айда кичерелгән авыру турында расланган мәгълүматка ия булырга тиеш . Бинага кергәндә контактсыз термометрия үткәрелергә тиеш, тән температурасы 37,1дән арткан затларга әлеге чараларда катнашу тыела ».
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгать булу-булмау турында халыктан сораштыруда катнашырга тәкъдим итә. Сораштыру күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм республика территориясендә проблемалы зоналарны ачыклау максатыннан үткәрелә.
Үзәк шәһәр китапханәсе Чаллы һәм Финляндиянең татар телле яшьләре арасында Zoom платформасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештырды.
15 - 16 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.
Дәүләт Думасы беренче укылышта ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүнең социаль чараларын камилләштерүче закон проектын кабул итте.
Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы - 2021» хәйрия акциясе башланды. Чара Яңа елны хастаханә стеналарында каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыюга юнәлдерелгән.
16 декабрьдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр электр энергиясе өзелү сәбәпле М-7 федераль трассасының 1044 чакрымында светофор эшләмәячәк (ГЭСтагы "Эссен" янындагы борылыш). Хәрәкәт иткәндә өстенлекле юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
21 ноябрьдән 9 декабрьгә кадәр шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең балалар коллективлары арасында «XXI гасыр йолдызчыклары» шәһәр конкурсы узды. Балаларның иҗади сәләтләрен «Нәфис сүз», «Вокал», «Хореография» номинацияләрендә бәяләделәр.
Финанс белемнәр дәрәҗәсен бәяләү һәм гражданнарның, бизнес вәкилләренең финанс грамоталылыгын арттыру мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан 30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр финанс грамоталылыгы буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла. Зачет финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, чөнки һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча үсеш өчен индивидуаль тәкъдимнәр алачак.
Бүген Чаллы урамнарын кардан чистартырга "Автомобиль юллары предприятиесе" МУПның 92 махсус техникасы чыкты. Болар – грейдерлар, төягечләр һәм башка кар җыю техникалары. Юлларны җыештыру эшенә шулай ук 85 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Замелекесьеда чыршы ачу бәйрәме узды. Күңелле конкурслар һәм уеннар белән бәйрәм программасы күп кенә микрорайон яшәүчеләрен җыйды.
15 декабрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә.
104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Президент грантлары фонды, «Татнефть» ААҖ хәйрия фонды, шулай ук «Зенит» Банкы финанс ярдәме белән «Фәннәр дөньясында» «ЛабораториУМ»ы – инженерлык фикерләвен үстерү клубы ачылды.
Форумның максаты – яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, патриотик юнәлештәге чаралар уздыру, яшьләрне тарихи мирасны саклау һәм популярлаштыру эшенә җәлеп итү технологияләрен өйрәтү, «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте район бүлекчәләренең координаторларын һәм активистларын муниципаль районнарда хәрәкәт планын тормышка ашыру өчен әзерләү.
11-12 декабрьдә Воткинскида «Байрак» спорт мәктәбенең 85 еллыгына багышланган волейбол буенча ветераннар арасында 50+ ачык турнир тәмамланды. Ярышларда Россия төбәкләреннән сигез команда катнашты.
Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасы төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта объектта түбә ябу буенча эшләр тәмамланган, бинаны герметизацияләү һәм вентиляция системасын урнаштыру эшләре бара.