Яр Чаллыда Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары старт алды
Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Мэр Наил Мәһдиев боерыгы нигезендә, 9 Май көнне шәһәребезнең җәмәгать транспортында шәһәр халкын һәм кунакларын йөртү бушлай булачак.
Яр Чаллыда 9 майда алмашынучан болытлы һава торышы. Төнлә явым-төшемсез. Көндез яңгыр явуы ихтимал.
Җиңү көне алдыннан Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев , Шәһәр Советы депутатлары Сергей Хлебников, Евгений Залогин , ТИҮ рәисе Галина Мамонтовадан бүләкләр тапшырылды.
Яр Чаллы мәгариф оешмаларының җыелма хоры «Ватан-Ана» һәйкәле янында «Мәңгелек ут» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хорда 250 укучы катнашты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан илнең хор коллективлары Евгений Аграновичның «От героев былых времен» дигән шигыренә композитор Рафаил Хозак язган җырны башкаралар.
Шәһәрнең рәсми сайты 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар исемлеген бастыра.
9 Майда Яр Чаллыда «Үлемсез полк» көндезге форматта узачак. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары әлеге чарага чакырыла. Колоннаны формалаштыру 9 май көнне 14:00 сәгатьтә Азатлык мәйданында башланачак. 16:00 сәгатьтә колонна Хәсән Туфан проспекты буенча шәһәр Мәйданына таба хәрәкәт итә башлыячак.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 7 майда шәһәр территориясендә территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 830 кеше катнашты.
Орган залында дирижер Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры концерты узды. Концерт ХХІ Мәскәү Пасха фестивале кысаларында «КАМАЗ» ААҖ һәм шәхсән генераль директоры Сергей Когогин ярдәме белән оештырылды. Шәһәрнең рәсми сайтында классик музыканы сөючеләр өчен онлайн-трансляция алып барылды.
Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театры симфоник оркестрының Орган залында чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылды. Концерт ХХI Мәскәү Пасха фестивале кысаларында уза. Чара "КАМАЗ" ААҖ ярдәме белән оештырылды.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар. Фиркать Шиһабетдин улы Садиев һәм Наилә Корбангали кызы Корбангалиевага Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителде, шуңа бәйле рәвештә Комсомол районы хакимияте һәм Комсомол районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән форматта янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Бакчачылык ширкәтләренә һәм гражданнарның массакүләм ял итү урыннарына аерым игътибар бирелә.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Нәкыя Мөхәммәтҗан кызы Шәймәрданова һәм Нурмөхәммәт Кыям улы Кыямов 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 95 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Ольга Андреевна Лукашенко котлаулар кабул итте.
Haier компаниясенең суыткычлар заводы үзенең туган көнен билгеләп үтте. Моннан алты ел элек югары технологияле көнкүреш техникасы җитештерү буенча дөнья лидеры инвестицион проектны гамәлгә ашыру өчен Яр Чаллы шәһәрен сайлады. Бу компаниянең Россиядәге беренче проекты.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды чаллылыларга йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен айлык түләү сорап мөрәҗәгать итү шартларының үзгәрүе турында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Федераль Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча 9 нчы филиалы Фондның мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген торгызу һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре, шулай ук иминият тәэминатын түләүгә чыгымнар (4-ФСС формасы буенча исәп-хисап) хисап ясау срогын 2022 елның 13 маена кадәр озайту турында хәбәр итә.
Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы Марат Насыйбуллин беренчел профсоюз оешмасы рәисе Лариса Кашапова белән тыл хезмәтчәннәре яннарына кунакка бардылар. Алар барысы да лаеклы ялга чыкканчы шул медицина учреждениесендә эшләгәннәр. Алар арасында – табиб-педиатр Антонина Алексеевна Фролова , акушерка Мария Ивановна Молотникова һәм шәфкать туташы Нина Антоновна Старкова . Марат Наил улы аларга бүләкләр тапшырды һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.
7 майдан 8 майга кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт комплексында каратэ буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышлар кысаларында каратэ буенча «Надежды Татарстана» төбәкара турнир планлаштырылган. Ярышларны ачу тантанасы 7 майда 13:00 сәгатьтә узачак.
Бүген Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Чара Боровецкийдан киткән һәм үз гомерләрен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сарыф иткән сугышчылар хөрмәтенә 2011 елда куелган Дан Обелискына веноклар салудан башланды.