Машина төзелеше урамында трамвай юлларын ремонтлау буенча эшләр озайтылды
Эшләр өстәмә эш күләме аркасында 19 октябрьгә кадәр башкарыла. Барлык трамвай маршрутларының хәрәкәтен гадәти схемалар буенча йөрүләре 20 октябрьгә планлаштырыла.
Эшләр өстәмә эш күләме аркасында 19 октябрьгә кадәр башкарыла. Барлык трамвай маршрутларының хәрәкәтен гадәти схемалар буенча йөрүләре 20 октябрьгә планлаштырыла.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Марат Анисимовның эштән китүен хәбәр итте. Ул аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Филиалның өлкән социаль координаторы Эльвира Мифтахова аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә өч район хакимияте базасында гражданнарны кабул итүче сигез социаль координатор эшли. Ике ел эчендә фондка 7 494 мөрәҗәгать килгән, шуларның 7 485е хәл ителгән. Тугыз мөрәҗәгать тулысынча үтәлгәнче контрольдә кала.
Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов хәбәр итте. 1 октябрьдән шәһәр территорияләрен җыештыру һәм яшелләндерү эшләре буенча традицион көзге санитар-экологик айлык старт алды.
Чаллының 62нче мәгариф учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Анна Мельникова «Блицтурнир» һәм «Образовательный форсаж» сынауларын уңышлы узып бәйгенең призеры булды.
Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым - төшемсез.Җил көньяк-көнчыгыштан-3-8, көндез урыны белән тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә.
Алар өч урында: ипподромда, «Төзүче» стадионы алдындагы мәйданда һәм «Южный» агросәнәгать базарында чираттагы ярминкә узды. Татарстанның 16 районыннан 650 тоннадан артык авыл-хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин һәм Шәһәр Советы депутаты Игорь Малясев Бөек Ватан сугышы ветеранын, блокадалы Ленинградта яшәгән Нина Старкованы котлады.
Үзәк районында 2024/2025 уку елы йомгаклары буенча һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы педагогик хезмәткәрләрнең Мактау тактасын ачу тантанасы булды.
«Беренче укытучы» номинациясендә Россиянең иң яхшы укытучылары өчлегенә 62 нче мәгариф үзәге педагогы Анна Мельникова керде.
«Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова укытучыларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Ярышларда Үзәк районның актив кешеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым -төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с.
Автозавод районында«КАМАЗ» мәдәният сараенда бәйрәм чарасы узды. Чарада Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов катнашты.
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза. Бәйрәм чарасы «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында узды. Үзәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова җылы теләкләр белән чыгыш ясады. Бу бәйрәм көнендә сәхнәдә гаилә тормышы юбилярларын котладылар һәм ө лкән буын вәкилләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Автокала хәрбиләргә 20 тоннадан артык шефлык ярдәме озатты. Әлеге чарада Чаллы хакиме Наил Мәһдиев , Татарстан Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары , Башкарма комитет идарәләре башлыклары, ТИҮ рәисләре, студентлар катнашты.
Юбилярларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм Чаллы хакиме Наил Мәһдиевтан җылы котлау сүзләре һәм бүләкләр белән Үзәк районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Артур Рәҗәпов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев килде.
Автозавод районында «Укытучылар көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.
Чарада «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчеләре, җитештерүнең иң яхшы хезмәткәрләре һәм мактаулы ветераннары, машина төзүчеләрнең яшь буыны вәкилләре катнашты.