Исерек хәлдә машина йөртүчеләргә җәзаны катгыйландырдылар
Дәүләт Думасы исерек килеш машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә торган законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы исерек килеш машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын көчәйтә торган законны өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, булачак бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның июнендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Яр Чаллыда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә. "Яшел марафон" кысаларында Яр буе паркында ГТО нормаларын тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылды. 40тан артык кеше үз көчләрен сынап карарга теләде.
9 июньдә кичен, 10 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 10 июньдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрә.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, коляскадагы инвалидларга махсус урыннар белән җиһазландырылган шәһәрара поездларга онлайн-билетлар сатып алу мөмкинлеге туды. «Россия тимер юллары» мәгълүмат системасының инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) белән интеграциясе нәтиҗәсендә Интернет аша билетлар рәсмиләштергәндә мондый опция узган айдан барлыкка килде. Реестр оешмаларның билгеләнгән инвалидлык турындагы мәгълүматларга даими үтеп керүен тәэмин итә һәм гражданнарны аны раслау буенча бурычлар йөкләмәскә мөмкинлек бирә.
Чәршәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, көндез һәм кич яшен фаразлана.
Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары ,
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген иртән Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Сүз Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр 1,3 км озынлыктагы участок турында бара. Биредә төзүчеләр 26 мең квадрат метр яңа асфальт салачаклар, 350 яңа парковка урыны барлыкка киләчәк, 205 юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.
Россиянең кече шәһәрләре театрларының XVIII фестивале программасы кысаларында Яр Чаллы картиналар галереясендә «Плюс-минус спектакль» дигән конкурстан тыш спектакль күрсәтелде.
Үткән ялларда рәсми рәвештә пляж волейболы сезонын тантаналы ачып җибәрделәр. Г.Тукай исемендәге яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир оештырылды. Турнирда Казан, Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Менделеевск, Пермь, Йошкар-Ола, Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 ир-ат һәм 15 хатын-кызлар командалары көч сынашты. Ике тәүлек эчендә 5 волейбол мәйданчыгында 121 уен уздырылды.
Чаллыда Мария һәм Алексей Шубиннарның законлы рәвештә никах туйлары узды. Аларның гаиләсе ел башыннан ЗАГСта теркәлгән барлык парларның меңенче саны белән рәсмиләштерелде.
Яр Чаллыда парковка кагыйдәләрен бозучы автомобильләрне фотофиксацияләү өчен яңа «Дозор» системасы барлыкка килде. Сүз автомобильгә куела торган сертификацияләнгән мобиль аппарат комплексы турында бара. Ишегаллары буйлап узганда ул хокук бозуларны берьюлы ике яктан теркәп барачак, аппарат шулай ук караңгы төшкәндә һәм төнлә эшли ала. Әлеге система турында тулырак административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде.
Сишәмбе көнне Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кич яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр тизлектә.
5 нче шәһәр хастаханәсенең күчмә «Мобиль сырхауханә» комплексы бүген Минзәлә районының Бикбау авылында пациентларны кабул итте. Мобиль сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Мобиль поликлиниканың төп максаты-авыруларны иртә стадияләрдә һәм риск факторларын ачыклау.
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63%ка кадәр кимегән. Бу хакта "Рәсәй эше" кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова хәбәр итте. Татарстан Республикасы буенча әлеге күрсәткеч 1,06%ны тәшкил итә. Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 7 815 вакансия бар. Үзәктә эшсез гражданнарның саны – 1764 кеше. Ел башыннан башлап 2965 кеше үзәк аша эш тапкакан, шул исәптән май аенда – 454, июньдә – 40 кеше эшкә урнашкан.
Аяз Гыйләҗева исемендәге Яр Чаллы татар драма театры 600 мең сумлык сертификат иясе булды, аңа Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» пьесасы сәхнәгә куелачак. Әлеге спектакльгә акча Татарстан Республикасының хәзерге заман драматургиясе һәм театр сәнгатенә ярдәм итү буенча "Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы..." дип аталган конкурста җиңү яулаган өчен бирелде. Шуны да билгеләп үтик, бәйге татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия һәм Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге тарафыннан оештырылды.
Чаллыда Шамил Усманов урамын төзекләндерү 20% ка башкарылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты - 12 октябрь.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинаның беренче компонентын 49 565, икенче компонентын - 36 417 кеше алды. Шәһәргә барлыгы 52 855 доза вакцина кайтарылган. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 649 очрагы теркәлгән.
7 июньдә 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр электр энергиясе өзелү сәбәпле, Расскольников һәм Марат Йосыпов урамнары киселешендәге светофор сүндереләчәк.