Яр Чаллыда Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр
Сезнең игътибарыгызга Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары программасын тәкъдим итәбез.
Сезнең игътибарыгызга Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары программасын тәкъдим итәбез.
М-7 федераль трассасының 1 050 чакрымында с ветофор сүндерелде. Участокта Челтәр компаниясе эшли.
Яр Чаллының 7 нче поликлиникасында аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча укулар дәвам итә. Бүген медицина хезмәткәрләре холера белән авыручыларны ачыклау буенча өйрәнүләр уздылар.
2 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитовның гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 23 майдан 10 июньгә кадәр балалар ялы, балалар товарлары сыйфатлылыгы һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр бирү оештырыла.
«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» Ассоциациясе "Татарстан Республикасында 2021/2022 җылыту сезонында халыкның канәгатьлелеге дәрәҗәсе" дигән темага халык арасында сораштыру үткәрә.
«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында узган ял көннәрендә Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында җәйге пляж волейболы сезоны ачылды.
Конкурста 35 яшькә кадәрге, Татарстанда теркәлгән һәм эшләүче РФ гражданнары катнаша ала. Конкурсның уникаль үзенчәлеге шунда: яшь белгечләр, галимнәр, укытучылар, шул исәптән никахлашмаган кешеләр торак алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы территориясендә 31 майда төнлә һәм иртән урыны белән күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән томан көтелә.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» X халыкара ачык педагогик форумы узды.
1 июньдә Мәскәүдә Яр Чаллының балалар коллективлары чыгыш ясаячак. ВДНХда 1 нче музыка мәктәбеннән «Балачак» хоры – "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия проекты ярымфиналистлары үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Шәһәр үзәк китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен мавыктыргыч программа тәкъдим ителде.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр, төнлә яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 13 м/с, көндез 15 м/с тизлектә Төнлә м инималь һава температурасы +7..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +18.. +22˚.
Россия чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан Җиңү паркында «Ватанның чик сакчыларына багышлана!» бәйрәм чарасы узды. Чараны Яр Чаллы шәһәре буенча ТР чик буе хезмәте һәм запастагы чик сакчылары хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы һәм «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә Автозавод районы хакимияте оештырды.
Казанда өлкән буын кешеләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Өченче яшь» Спартакиадасының республика этабы узды.
Яр Чаллы «Экояз-2022» республика акциясендә икенче урынны яулады
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 маенда төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, көндез секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 28 майда районнар хакимиятләре территорияләрендә өмәләр үткәрелде, аларда 159 кеше катнашты.
Шәһәр хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Җәяүлеләрнең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары һәм җәйге каникуллар вакытында балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча күрелгән чаралар турындагы нотык белән Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Радий Кадиков чыгыш ясады. Шулай, агымдагы елның 4 аенда шәһәрдә 129 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 156 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. «Һәлакәтләр саны 5,8%ка һәм яраланучылар 5,5%ка кимегән. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 2 кешегә арту күзәтелә», – дип билгеләп үтте Радий Кадиков.
28 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.