Яшь чаллылылар әтиләре белән горурлана
Комсомол районында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Анда дүрт яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм татлы приз тапшырылды.
Комсомол районында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Анда дүрт яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм татлы приз тапшырылды.
XIV Шәһәр «Студентлар Спартакиадасы» кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды.
Чаллы «Кванториумы» командасы Пермь шәһәренә зур Олимпиаданың Бөтенроссия финалына бара.
10 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Ашхабадта Халыкара күргәзмә һәм фәнни конференция уза. Чара дөньяның 25тән артык иленнән белем бирү һәм фәнни оешма вәкилләрен җыйды. Конференциядә ректор Әлфинур Галиәкбәрова, халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Ленар Галиев, ректорат каршындагы өстәмә белем бирү һәм халыкара хезмәттәшлек буенча киңәшче Җәмилә Галагудина катнашты.
Орловка бистәсе кырында 105 гектар җирдә яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Аны Ижауның “Талан” компаниясе төзиячәк. Күпкатлы йортлар төзелеше 5 этапта алып барылачак. Аның кысаларында 3 балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзү планлаштырыла. Бакчаларның һәммәсе 260 сабыйга исәпләнгән. Шулай ук 6 меңләп машина кую урыннарын ясау күздә тотыла.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән 24 яшь гражданга паспортлар тапшыру тантанасы булды.Бәйрәм чарасын ЗАГС идарәсе башлыгы Рәвилә Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Римма Фәсхетдинова ачты.
Болытлы, төнлә аязучан.
Бүген "Яшь архив хезмәткәре" проекты кысаларында муниципаль архивта 35нче мәктәп укучылары белән дәрес узды. Мәктәп укучылары документларны саклау урынында булдылар, архив хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар, Түбән Кама ГЭС төзелүнең 60 еллыгына багышланган архив күргәзмәсен карадылар.
15 октябрьдә дөнья Халыкара Ак таяк көне билгеләп үтә. Ак таяк-сукыр кешенең символы.
"Пединститут" тукталышыннан "ЮХИДИ идарәсе" тукталышына кадәр капиталь ремонт бара. "Электротранспорт" предприятиесе җитәкчелеге белдерүенчә, төзекләндерүнең беренче этабы тәмам. Киләсе атнадан икенче этабына керешәләр. Трамвайлар вакытлыча схема буенча йөриячәк.
А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университетының әйдәп баручы укытучылары һәм «Дизайн» юнәлеше студентлары шәһәр вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрәчәк. Делегация составында бренд-дизайнерлар, реклама буенча белгечләр, социологлар һәм архитекторлар бар.
Комсомол районында «Энергетик " мәдәният сараенда өлкән буын декадасына багышланган бәйрәм концерты узды. Шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән 50 һәм 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән гаилә парлары - юбилярлар билгеләп үтелде. 5 нче мәктәп укучылары барлык катнашучыларга район мәктәпләре укучылары ясаган бәйрәм открыткаларын тапшырдылар.
Чаллыда «Ел студенты 2023» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Чараны «Нур яшьләр» үзәге үткәрә. Бүләкләү тантанасы 2024 елның гыйнварында Бөтенроссия студентлар көне алдыннан узачак.
Бүген Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларын котлады һәм ун талантлы укучыларга исемле премия тапшырды.Чара тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Карамиев бәйрәм белән котлады һәм мактау грамоталар тапшырды.
Балалар сәнгать мәктәбендә, көллият һәм югары уку йортларында белем бирүче укытучылар арасында россиякүләм бәйге уздырылды. РФ мәдәният министрлыгы нәтиҗәләр ясады. 100 укытучы - 500шәр мең, 50 укытучы 1шәр миллион сум премиягә лаек булды. Исемлектә Яр Чаллы укытучылары да бар. Сәнгать көллияте укытучысы Евгения Ермилова 1 млн сум премия алды.
Чаллылылар Санкт-Петербург шәһәрендә спорт акробатикасы буенча «Петр I кубогы» Бөтенроссия ярышларында катнашты. Анда Россиянең 20 шәһәреннән 500дән артык спортчы булды. Барлык җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Талантлы чаллылыларны җинүләре белән котлыйбыз, күп кенә яңа спорт үрләрен яулауны телибез!
Социаль Фондның Татарстан бүлеге махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түбәндәге социаль ярдәм чаралары тәкъдим итә:
24 һәм 25 октябрь көннәрендә «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре форумы узачак.
Бүген картиналар галереясенең кече залында «көмеш яшьтәге Вернисаж» төркем күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә педагог-рәссам, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Рауза Латыпова-Иванова һәм аның остаханәсендә белем алучы 12 Яр Чаллы рәссамының эшләре тәкъдим ителгән.
Яр Чаллыда «Безнен заман-Наше время» эшче яшьләр иҗатының республика телевизион фестиваленең гала – концерты булды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.