Чаллыда эшләүче яшьләр Спартакиадасы дәвам итә
Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында пляж волейболы буенча хатын-кызлар һәм ир-атлар лигасының еллык турниры тәмамланды. Ул 10-21 июльдә эшләүче яшьләр Спартакиадасы кысаларында узды. Уеннар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә, Ф.Табеев һәм Г. Тукай яр буйларында ике волейбол мәйданчыгында оештырылды. Анда җиде хатын-кыз командасы һәм 27 ир-ат командасы катнашты. Турнир Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Михайловна Мясниковага багышлана.