Чаллылылар күргәзмәне башка шәһәрләрдә күрсәтә
1нче сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова кунакларга төрле техникада эшләнгән картиналар ясау процессы турында сөйләде.
1нче сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова кунакларга төрле техникада эшләнгән картиналар ясау процессы турында сөйләде.
Румия Таймасова исемендәге «Ракны җиңәбез» дигән иҗтимагый оешмасы җиңүче булды.
10 декабрь көнне шәһәрнең Орган залында премьералар була.
9 декабрь көне илебездә Ватан геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Махсус хәрби операциядә катнашкан геройлар белән очрашу булды.
Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иҗат фестивале оештырылды. Ул Автозавод районында узды.
Болытлы. Кар, юеш кар, төнләкөчле. Буран, бозлавык булу ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6 ̊.Көндез максималь температура -1..-3 ̊. Юлларда кар көртләре, бозлавык саклана.
Шәһәр Советы депутатлары Андрей Максимов, Рубин Бадиков һәм Руслан Мостафин югары сыйныф укучылары белән финанслар турында сөйләште. Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерде, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне тулыландыру өчен шәхси киңәшләр алды.
Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен күңелле вакыйгадан башлады. Ул «Автокаланың яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча бирү турында карар кабул итүен әйтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый киңлекләрдә бәйрәм чаралары 11 декабрьдә башлана. «Азатлык» мәйданындагы шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы 20 декабрьдә була.
Шәһәрнең иҗат коллективлары балалар өчен татар һәм рус телләрендә 4 тамаша әзерләде. 17-25 декабрьдә 8488 бала (уку алдынгылары, активистлар) хаким чыршысына чакырыла. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.
Алар өчен шәһәр бюджетыннан 9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Т издән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр әйтүенчә, быел шәһәрне, чыршыларны бизәүдә яңа элементлар барлыкка килде.
Шәһәрдә яңа ел бизәкләрнең яңа элементлары булдырылды. Азатлык мәйданында шәһәр чыршысы урнаштырылды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.
Ишегалларында яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү проектлары турында фикер алышу буенча очрашулар уздырыла. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча агымдагы елда 493 ишегалдында комплекслы төзекләндерү эшләре башкарылды. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Комсомол районында– 26, Үзәк районда 32 йорт яңартылды, Автозавод районында 13 йорт төзекләндерелде.
Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә.Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-9 ̊. Көндез максималь температура -3..-5 ̊. Юлларда бозлавык саклана.
Аязучан болытлы һава. Башлыча явым-төшемсез.Җил көньяктан 6-11 м/с. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -10..-14 , аязганда һәм түбән урыннарда -17 кадәр . Көндез максималь температура -6..-9 ̊.Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Венера Наумкина һәм Любовь Паньшина беренче, икенче дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнде.
7 декабрь көнне шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Яр Чаллы халкы актив рәвештә авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән 44 зур автобус шәһәр маршрутларына чыкты. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе мәйданына тезелгән автобус йөртүчеләрнең һәрберсе белән күреште.