«Заман» яшьләр үзәгендә «Хәтер» фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
«Заман» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер» шәһәр иҗат фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
1 нче балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате буенча мастер-класс узды Дәресләрне Россиянең Атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе каршындагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты Россия профессоры Сергей Сиренко үткәрде.
Чаллылыларның коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр алдында бурычлары 1 млрд 117 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел 1 апрельгә шәһәрдәшләрнең бурычы 1 млрд 55 млн сум тәшкил иткән булган, ягъни 62 млн сумга кимрәк.
Яр Чаллыда «Действующие лица» XVI Бөтенроссия үзешчән театрлар фестивале узачак. Ул 21 апрельдән 25 апрельгә кадәр үтәчәк һәм бөтен Россиядән 23 театрны үзенә җыячак. Фестиваль өч мәйданчыкта үткәрелә: «Ключ» яшьләр театрында, «Мастеровые» рус драма театрында һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында. Фестиваль барган биш көн эчендә 33 спектакль күрсәтеләчәк.
14 апрельдә Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чаллыда яшәүче тагын 16 гаилә сертификат иясе булды. Аларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар.
15 нче балалар иҗат йортында Комсомол районы хакимияте вәкилләре һәм шәһәр укучылары Советы активы катнашында якынлашып килүче Җирле үзидарә көненә багышланган интеллектуаль уен оештырдылар. Чараның максаты – яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук яшь буынның хокукый һәм сәяси грамоталылыгын арттыру.
Яр Чаллыда халык санын алуга әзерлек һәм аны үткәрү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды , анда йортларның адресларын актуальләштерү , халык санын алуга әзерлек эшләренең алдагы бурычлары каралды.
Ленинград блокадасын кичергән 84 яшьлек Мария Борисовна Селиванова коронавирустан прививка ясатты. Вакцинацияләүнең ике этабын да ул Сугыш ветераннары өчен госпитале каршындагы 8 нче шәһәр поликлиникасында узды. Мария Борисовна билгеләп үткәнчә, вакцинациядән соң ул үзен яхшы хис итә. « Хәтта укол урыны да авыртмады. Процедура бик тиз узды, озак көтәргә туры килмәде, миннән алда процедура кабинетына биш кеше чиратта тора иде », ди ул.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2021 елның 13 апрелендә РПФ органнары тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын түләү өчен, Россия Пенсия фонды сайтының Шәхси кабинеты аша кичекмәстән пенсия тупланмалары акчасына хокукы булган гражданнарга мөрәҗәгать итү кирәклеге турында СМС хәбәр таратылган.
14 апрельдә Дәүләт Думасы өченче укылышта кредит килешүләренең максатчанлыгын арттыруга юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.
Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Чаллылылар мөрәҗәгать иткән сораулар Т өзүчеләр бульварын төзекләндерү, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ипотека буенча торак рәсмиләштерү тәртибенә кагылышлы иде. 4, 5 һәм 6 комплексларның ТИҮ рәисләре депутатка округта Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тантаналы чаралар үткәрү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә контрольгә алынды.
7 нче апрельдән 14 нче апрельгә кадәр Уфада М. Акмулла исемендәге башкорт дәүләт педагогия университетында рус теле буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Татарстаннан 16 кеше катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булды. Визит барышында ул ТОСЭР предприятиеләре-резидентлары эшчәнлеге белән танышты. Башта «КИП «Мастер» индустриаль паркының алтынчы чираты территориясендә урнашкан «Яр Чаллы»ТОСЭР резидентлары предприятиеләрендә булдылар.
Яр Чаллыда 14 апрельдә аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Көндез һава температурасы +19.. +22 градуска кадәр җылыначак, төнлә +3..+7 градус булачак.
Шәһәр укучылар Советы балалар иҗтимагый оешмасының спикеры Милена Викторова «Балалар форсайты» Бөтенроссия социаль үзгәрешләр конкурсында җиңү яулады. Конкурста ул үзенең экологик юнәлештәге «КниGO» дип аталган мәктәп буккроссингы проекты белән таныштырды. Бүгенге көндә әлеге проект шәһәрнең 34 мәктәбендә уңышлы тормышка ашырыла.
Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатыннан чыгып, «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы эшли. Әлеге ресурс 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы белән оештырылды.
Бу атнадан 7 нче шәһәр поликлиникасында гражданнар белән элемтәдә булуның яңа ысулын кулланышка керттеләр. Пациентлар QR штрих-код (кодлаштырылган мәгълүмат) аша медицина учреждениесе эшчәнлегенә бәя бирә ала. Моның максаты - пациентлардан кире элемтә алу процессын максималь дәрәҗәдә гадиләштерү һәм аларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү.
Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зинур Мостафин матбугат конференциясендә Яр Чаллыдагы нинди участоклар су басу зонасына эләгүе турында сөйләде: « Түбән Кама сусаклагычы, Кама елгасы, Шилнә, Мәләкәс елгалары. Әлбәттә, әлеге территориядә урнашкан бакча ширкәтләренә дә су басу куркынычы янарга мөмкин. Нигездә, бу Тукай районы. Бу « Бережок » , « Шильна » , « Литейщик » , « Кама-2», «Энергетик», алар сулыкларга якын» , - диде ул.
19 нчы апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.