Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концерт
"Энергетик " мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә!" дип исемләнгән концерт узды. Чарат г аилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
"Энергетик " мәдәният йорты каршындагы мәйданда "Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә!" дип исемләнгән концерт узды. Чарат г аилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Хөрмәтле мөселманнар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Поташов исемендәге техник көллияттә шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре шәһәр икътисады өчен кирәкле белгечлекләр чыгаручы көллият һәм техникум директорлары белән очрашты. Көн кадагында - кадрлар әзерләү мәсьәләсе. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
9 июльдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +17..+19. Максималь һава температурасы көндез +30..+32˚.
Энтузиастлар бульварында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды.
Бүген Үзәк район Башлыгы Эдуард Фәттахов «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 17/10 йортта яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук Үзәк район администрациясе, «17 комплекс» ТИҮ, «Ремжилстрой» идарә компаниясе вәкилләре, юл эшләре буенча проектлаучылар һәм подрядчылар катнашты.
9 июль көнне Яр Чаллыда Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бу көнне 3:00тән 4:00кә кадәр шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак. Шәһәр халкына һәм кунакларга уңайлы булсын өчен, 02:00 сәгатьтән шәһәрнең төп проспектлары буенча автобуслар йөриячәк.
Мәдәният идарәсе Башлыгы Румил Кәрәмиев шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җәй көне үтәчәк чаралар турында сөйләде.
Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 3 270 "акыллы" домофон урнаштырачаклар. Яр Чаллы ЗУЭСы директоры Илдар Нургалиев билгеләп үткәнчә, я ңа домофон урнаштыру һәм хезмәт күрсәтү халык өчен өстәмә чыгымнар китермәячәк. Аны урнаштыру өчен, гомуми җыелыш үткәрү һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү өчен, йортка хезмәт күрсәтүче идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү дә җитә. Йорт шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе тарафыннан хезмәт күрсәтелгән очракта, бу автомат рәвештә башкарылачак.
Бу атнада Азатлык мәйданында ачык һавада кино күрсәтү башланачак. Бу шимбәдә, 9 июльдә, тамашачыларга Валентин Гафт белән «Если враг не сдается... " дигән хәрби драма карарга тәкъдим итәләр.
«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында т өзелеш эшләре финиш сызыгына якынлаша. Хәзерге вакытта 103 млн сумлык эшләр башкарылган.
Наил Мәһдиев "Мастеровые" театрының Чулман проспектында урнашкан яңа бинасы төзелешенең барышын бәяләде.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллының биш гаиләсе Дәүләт бүләгенә - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды. Гаиләләрне котлау тантаналар сараенда узды. Чакырылган кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде:
Орган залында КФУның Яр Чаллы институты һәм КФУның Чаллы филиалы инженер-икътисад көллиятен тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшыру тантанасы узды.Чарада Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты. Ул вузны тәмамлаучыларга кызыл дипломнар тапшырды.
Бүген Чаллыда Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган 46 яшьлек Руслан Филатов белән хушлаштылар. Матәм митингында Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов , Шәһәр Советы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Санкт-Петербургта «Минем илем — минем Россиям " XIX Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара кысаларында илебез территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы яшьләр проектларының 81 авторы аталды, алар арасында чаллылылар да бар иде.
Автомобиль юллары предприятиесе иске яктырткычларны светодиодлы яктырткычларга алыштыруга аукцион отты. Бу хакта предприятие директоры Марат Анисимов хәбәр итте.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре бара.
Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операция барышында Руслан Владимирович Филатов һәлак булды. 46 яшьлек шәһәрдәшебез Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан җибәрелгән иреклеләр отрядына керә. 90 нчы елларда ул Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.