Шәһәр үзәк китапханәсе «Әдәби микс» фестивален оештыра
Өч көн дәвамында, 26-28 май көннәрендә, Шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне кызыклы чаралар көтә: язучылар белән очрашу, мастер-класслар, әдәби викториналар һәм башкалар.
Өч көн дәвамында, 26-28 май көннәрендә, Шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне кызыклы чаралар көтә: язучылар белән очрашу, мастер-класслар, әдәби викториналар һәм башкалар.
Бүген Яр Чаллыда 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уза. 41 нче мәктәптә узган бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та булды. Мәктәп үзенең беренче чыгарылышлары – 48 унберенче сыйныф укучысы белән хушлаша.
28 май, шимбә көнне, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны «Китапханә төне-2022» акциясендә катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасы буенча «Молодежка ОНФ» командасында катнашучы Яр Чаллы студентлары-волонтерлары Эльвина Лобанова, Альберт Нургатин, Ангелина Шәвәлиева һәм Матвей Чирков 17 майда Курган өлкәсенә апрель азагында булган янгын нәтиҗәләрен бетерү өчен киттеләр. Анда шул сәбәпле гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде.
Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
Президент йөкләмәсе буенча керемнәре аз булган гаиләләр өчен яңа түләүне 8-17 яшьлек 25 мең татарстанлының ата-аналары алган, аларның 8,5 меңнән артыгы «күп балалы» статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн сумнан артык акча түләнгән инде.
Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә Иҗтимагый контроль үзәге Күпфатирлы йортлар советлары рәисләре өчен укыту семинары үткәрде. Очрашуда идарәче компанияләр белән хезмәттәшлек итү, торак милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
21 майда Яр буе паркында спорт ориентлашуы буенча "Россия азимуты-2022" Бөтенроссия массакүләм ярышлары узды. Яр Чаллы шәһәре Татарстан Республикасында әлеге ярышларны кабул итүче бердәнбер шәһәр.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Ритейл базары экспертлары Россия ассоциациясе белән берлектә «Россия ритейлы атнасы» VIII халыкара бизнес һәм хакимият форумын үткәрә. Чара 2022 елның 6-9 июнендә Мәскәүдә, Халыкара сәүдә үзәгендә (Мәскәү, Краснопресненская ур., 12) узачак.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Сергеевна Долганова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников тапшырдылар.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 21 майда районнар хакимиятләре территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, 169 кеше катнашты.
22 май Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз явым-төшем. Көндез яңгыр.
Университет базасында Идел буенда Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга һәм Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган «Кама буенда һәм Урал буенда ислам» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
21 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
20 майда шәһәребездә беренче тапкыр 18:00дән 20:00гә кадәр Җиңү паркында (Кече сәхнә) «Эх, Чаллы пятачоклары» дигән кичә узачак. Оештыручылар – Башкарма комитетның мәдәният идарәсе, «Шәһри Чаллы» редакциясе. Чараны Резеда Ганиева алып барачак. Илнур Гомәров һәм Ринас Әхмәтов башкаруында җырлар яңгыраячак.
Санитар-эпидемиологик хезмәтнең 100 еллыгы уңаеннан ЗЯБ поселогының 15 комплексында аллея барлыкка килде. Бүген 40ка якын хезмәткәрдән торган санитария хезмәтләре коллективлары тарафыннан йөздән артык нарат үсентесе утыртылды.
19 майда шәһәрдә Пионерлар хәрәкәтенең 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көне» билгеләп үтелде. Бу бәйрәм инде 18 ел дәвамында шәһәрнең иҗтимагый хәрәкәте активын җыя.
20 майда Җиңүнең 40 еллыгы урамы һәм Х.Туфан проспекты киселешендәге светофорны 9:30 сәгатьтән төзексезлекне бетергәнчегә кадәр сүндереп торачаклар.
Чаллылылар #МЫВМЕСТЕ – 2022 халыкара премиясен алуга дәгъва итә алалар.
Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары «КАМАЗ» мәдәният сараена чакырыла, анда 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының «Хыял артыннан ияреп» дип исемләнгән сәнгать эшләре күргәзмәсен ачу тантанасы узды.