Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән котлый
Хөрмәтле чаллылылар!
Хөрмәтле чаллылылар!
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Мастер» КИП -. «ТР кече һәм урта эшмәкәрлеккә актуаль ярдәм чаралары» темасына семинар узды.
Явым-төшемсез.
Башкарма комитет җитәкчесе һәм «Чаллы» хоккей клубы президенты Фәрид Салахов бүген спортчылар һәм тренерлар штабы белән очрашты.
30 августта транспорт чаралары хәрәкәте Хәсән Туфан проспектында Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр, Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр һәм Чулман проспекты буенча Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр чикләнәчәк.
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 29 августта Автозавод проспекты буенча автомобиль юлы участогында Тынычлык проспектынан Мәскәү проспектына кадәр Тынычлык проспекты юнәлешендә (Орган залы ягыннан) транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәлак булган хәрбиләренең әти-әниләренә һәм хатыннарына Батырлык ордены тапшырды.
2022 елның 1 гыйнварыннан физкультура-спорт оешмаларында физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре алучы физик затларга, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләрдән, төп эшчәнлек төре буларак, социаль салым исәпләвен алу хокукы бирелә.
Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды. Ярышларда 600дән артык спортчы катнашты. Марафонда йөгерергә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова да чыкты.
Яр Чаллыда пляж волейболы буенча «Яр Чаллы OPEN MIXT 2023» Бөтенроссия турниры узды. Турнир 2023 елгы пляж волейболы сезонын ябуга багышланган.
Яңа уку елына әзерлек кысаларында 129 нчы «Белоснежка» балалар бакчасында «Этюд» шахмат – шашка клубы һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерү чарасы буларак шахмат уены» төбәк семинар-практикумы узды.
Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне алдыннан Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев автокаланың Мактаулы гражданнары белән очрашты һәм аларны булачак бәйрәмнәр белән котлады.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Донецк Халык Республикасының синхрон йөзү буенча командасы белән очрашты. Ул спортчылар һәм аларның тренерлары белән аралашты, әлеге спорт төренең үзенчәлекләре һәм күнегүләр режимы турында фикер алыштылар.
Эшмәкәрлек өлкәсе Чаллы икътисадының өчтән бер өлешен һәм шәһәр бюджетының 40% тан артыгын тәшкил итә. Агымдагы елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары әйләнеше 17,6%ка арткан һәм 224,8 млрд сум тәшкил иткән.
Бу атнада, 30 августта, шәһәр халкын һәм кунакларын икеләтә бәйрәм - Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан чаралар көтә. Рәсми тантаналар шәһәрнең өч районында да узачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Яр Чаллыда 2023 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Бу вакыт эчендә сәнәгать парклары үсеш алган.
Бүгенге көндә Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе резидентлары саны 43кә җитте. Резидентларның капиталь кертемнәре 31,1 млрд сум тәшкил итте, 8 430 яңа эш урыны булдырылды. Резидентлар бюджетларның барлык дәрәҗәләренә һәм бюджеттан тыш фондларга салым түләүләре 16 млрд сумнан артык тәшкил итә. 2023 елда капиталь инвестицияләр, эш урыннары һәм керемнәр буенча план күрсәткечләре инде үтәлгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсе кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
Болытлы. Яңгыр. Җил төньяк-көнбатыш, төньяк төнлә 611 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; көндез 8-13 м/с, урыны белән 16-21 м/с кадәр.
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фатыйма Сөнгат кызы Мәүҗүтова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлау алды.
25 август көнне Муса Җәлил скверында М. Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган хәтер көне узды. Бөек язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре,1, 2, 3, 4, 5, 10, 12, 20 нче гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары һәм аның иҗатын яратучылар җыелды.