Хәрәкәтне чикләү
9 Майга әзерлек һәм Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар үткәрү вакытында шәһәрдә автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
9 Майга әзерлек һәм Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар үткәрү вакытында шәһәрдә автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Яр Чаллы халкы һәм шәһәребез кунаклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләр иҗаты шәһәр фестиваленең гала-концертына чакырыла. Гала-концерт 9 Майда Җиңү паркының төп сәхнәсендә узачак. Башлана 17:30 сәгатьтә, керү ирекле.
Шәһәр Советы депутаты Вадим Матюшин үз сайлау округы ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыпмурза улы Мурзин да кунакта булдылар. Медиклар аның сәламәтлеген тикшерделәр һәм ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Бүген Сугыш ветераннары өчен госпитальдә дәвалау учреждениясенең стационарында дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тантаналы чара уздырылды.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла.
Бүген Комсомол районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Орловка поселогында урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында чәчәкләр салу тантанасы узды.
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Нур» яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышы герой-авторларына багышланган «Строки, рождённые войной» дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашу узачак.
«Хуанхэ» ПИК Яр Чаллыда узган елда теркәлгән, 2021 ел ахырында алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алган.
Яр Чаллыда «Георгий тасмасы-2022» халыкара акциясе дәвам итә.
Бүген Үзәк районы хакимияте «Электротранспорт» белән берлектә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар кысаларында, гадәттәгечә, "Голубой трамвай - навстречу Победе" акциясен оештырды. Чарада "Подснежник" ветераннар хоры һәм 46 нчы мәктәп тимурчылары катнашты.
Яр Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе полиция башлыгы урынбасары Данис Илһам улы Садыйков белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше: туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләре, танышлары килде. Хәтер вахтасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов , Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы полковник Надир Закиров , Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , хезмәттәшләре тордылар.
Екатеринбургта ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионатының II сайлап алу матчында чаллылылар да җиңүчеләр арасында булды. Бу ерак дистанцияләргә ату буенча V Евроазия чемпионаты кысаларында сайлап алу туры, беренче сайлап алу матчы алданрак Төмәндә узды, өченчесе якындагы айларда Чиләбедә узачак.
Солдат боткасы совет солдатларының үлемсез батырлыгын искә алуның тагын бер символы булып тора. Яр Чаллыда инде икенче ел солдат боткасы белән кыр кухнясы оештырыла.
5 һәм 6 май төнге вакытта Халыклар дуслыгы проспектында, Тынычлык проспекты белән Халыклар дуслыгы проспекты киселешенә кадәрге территориядә, Машина төзелеше урамына юнәлеш буенча, «Яр Чаллы шәһәренең юл-урам челтәрен ремонтлау» программасы кысаларында трамвай кичүен ремонтлау буенча эшләр башкарылачак, шуңа бәйле рәвештә әлеге участокта транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк.
2 майдан 5 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә спорт ориентлашуы буенча Россия Беренчелеге уза. Ярышларда Россия Федерациясенең 44 субъектыннан 1000нән артык спортчы катнаша. 2 һәм 3 май көннәрендә ярышлар шәһәр маршрутлары буенча кросс-спринт дисциплиналарында үтте. Стартлар Яр буе паркы Майданыннан һәм Җиңү паркы территориясеннән бирелде.
4 майда көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән яшен, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил.
30 апрель көнне "Санрайз сити" сәүдә үзәгендә «Коса Закамья – 2022» региональ конкурсының финалы узды. Сәхнәдә конкурсантлар үзләренең матурлыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр.
Сишәмбе, 3 майда, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез һәм кич урыны белән яңгыр явуы көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә.
Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында өлкән сержант Наил Вагыйз улы Хәлиуллин һәлак булды. 49 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатыннан 8 апрельдә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була. Аның тормыш иптәше һәм өч баласы калды. Бүген җирләү узды.