Сәясәт
Яр Чаллыда мэр чыршылары үткәрелә
Яңа ел чыршылары марафоны дәвам итә. Бүген мэр чыршысы Орган залында үткәрелде. Барлык кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: « Безгә, өлкәннәргә, бүген сезнең нәтиҗәләрегезгә соклану аеруча күңелле. Алар сезнең укудагы уңышларыгызны, педагогларыгызның, ата-аналарыгызның, сезне мәктәптә, секцияләрдә һәм түгәрәкләрдә укытучы кешеләрнең эшчәнлекләрен күрсәтә. 2022 елда сез шулай ук яхшы укырсыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгызны тыңларсыз дип өметләнәм. Яңа елда барысы да уңышлы булсын!» .