Наил Мәһдиев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле мөселманнар!
Хөрмәтле мөселманнар!
Украинаны демилитарлаштыру һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында өлкән сержант Наил Вагыйз улы Хәлиуллин һәлак булды. 49 яшьлек ир-ат Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариатыннан 8 апрельдә җибәрелгән иреклеләр отрядына кергән була.
Яр Чаллыда 1 май көнне декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар узды. Чара «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге тарафыннан Президент гранты кысаларында оештырылды. «Осталар шәһәре» инклюзив балалар-яшүсмерләр Идел буе халыкларының фестиваль-конкурсында 1800гә якын бала катнашты.
Бүген, 1 май көнне, ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында җәйге сезон башланды. Комсомол районы хакимияте ярдәме белән җәйге сезонны ачу уңаеннан паркта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм программасы оештырылды. Чарада "Энергетик" мәдәният йорты, 15 нче балалар иҗат йорты, "Огниво" 16 нчы балалар иҗат йорты, үзәк китапханә, шәһәр тарихы музее солистлары һәм иҗат коллективлары катнашты.
Бүген Автозавод районында Яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды.
1 майдан Дәүләт хезмәтләре Россия Пенсия Фондына 8-17 яшьлек балалар өчен яңа түләүләрне рәсмиләштерү өчен кулланучыларның гаризаларын тапшыра башлады. Гаризаны 26 апрельдән Порталда тутырырга һәм җибәрергә мөмкин, ә 1 майдан – Күп функцияле үзәккә һәм Россия Пенсия Фондының клиент хезмәтләренә шәхси визит вакытында калдырырга була. Хәзерге вакытта 1 миллионнан артык ата-ана гариза тапшырган – алар автомат рәвештә Россия Пенсия Фондына җибәрелгән.
26 нчы гимназиянең 9 нчы сыйныфының 5 укучысы математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары булдылар. Татарстан данын 9-11 сыйныфларда белем алучы 38 укучы яклады. 160 тугызынчы сыйныф укучылары арасында Яр Чаллы укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Бүген Яр Чаллыда Беренче майга багышланган бәйрәм чаралары уза. Азатлык мәйданында концерт оештырылды. Чаллылыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул төрле өлкә һәм тармак коллективларына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Яз һәм Хезмәт бәйрәмен шәһәрдә концертлар һәм фонтаннар ачылу белән каршы алачаклар.
Бүгенге көннән бакчачылык ширкәтләренә йөртүләр башланды. Автобуслар 83 бакчачылык җәмгыятенә 39 маршрут буенча йөри.
Хөрмәтле чаллылылар,
6 майда Яр Чаллыда Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры концерты булачак.
Хәтер көне кысаларында ябык һәм гамәлдәге шәһәр зиратларын чистарту эшләре башкарылды.
Шәһәр Советы депутатлары шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендә «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач утыртуда катнаштылар. Депутатлар өчен Х.Туфан проспектындагы урын билгеләнде. Алар тарафыннан 200 нарат утыртылды. Агач утыртуга шулай ук Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре дә кушылды.
Ураза Гаетен бәйрәм итү мәчетләребездә 2 майда 07:00дә бәйрәм вәгазе белән башланачак. Коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан, әлеге чарага шәхси намазлык һәм битлек белән килүегез таләп ителә. Вәгазьдән соң 7:30да Гает намазы укылачак.
Шимбә көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
9 Май алдыннан Яр Чаллының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы хәрәкәте бүлекчәсе активистлары һәм 57 нче гимназия укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов янына бардылар.
Шәһәрнең Ф.Табиев исемендәге яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Сүз 2022 ел башыннан Россия Пенсия фондына Халыкны социаль яклау органнарыннан тапшырылган ярдәм чаралары турында бара: балалы гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортка ия булган инвалид гражданнар һәм башкалар.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Шәһәр Советы депутатлары Алексей Горшков һәм Айрат Нәбиев белән берлектә тыл хезмәтчәннәре