Экскурсия Экология һәм табигатьне саклау музееның «Фауна» бүлегендә уза. Биредә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче хайваннар һәм кошларның таксидермик сыннарыннан торган зур коллекция тәкъдим ителгән.
Кыргый хайваннарның зурлыгы, төсе, үз-үзен тоту үзенчәлекләре, яшәү урыннары, тормыш рәвеше һәм экологиясе турында мәгълүмат бирелә. Кызыл китапка кертелгән төрләргә аеруча игътибар бирелә. Экскурсия мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм туган як табигатен яратучылар өчен билгеләнгән. Чара һәр төрнең илебез төбәкләрендә таралышы турында күзаллау бирә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Чарага язылу өчен телефон: 8(8552)58-39-64.