Дүшәмбе, 01 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты

Концерт залы Яр Чаллы шәһәр Советы башкарма комитетының 1988 елның 10 июнендәге карары белән оештырылган.

Шәһәрдә профессиональ иҗат коллективлары булдыру һәм гастроль-концерт эшчәнлеген, шәһәр һәм Кама төбәге халыкларын мәдәни хезмәт күрсәтүне алга таба үстерү белән бәйле рәвештә, шәһәр халык депутатлары советы башкарма комитеты 1991 елның 1 гыйнварында шәһәр советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге каршында хуҗалык исәпләү эстрада-концерт берләшмәсе (НЭКО) оештырырга карар итә.

Легендар татар композиторы исемен мәңгеләштерү максатыннан, Яр Чаллы шәһәр халык депутатлары советының даими комиссиясе карары нигезендә 2000 елда шәһәр администрациясенең Концерт залына Сара Садыйкова исеме бирелә.

Концерт залының мәйданы 1939,6 кв.м. Тамаша залында урыннар саны 766. Ул прокат залы буларак эшли, монда барлык шәһәр, төбәк конкурслары, фестивальләр, иҗат кичәләре, юбилейлар, отчет концертлары һ.б. уза. Шулай ук татар һәм рус эстрадасы йолдызларының гастроль концертлары уза.

Учреждение эшчәнлегенең төп максаты — гражданнарның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларның мәдәният дәрәҗәсен күтәрү, үсүче буынны эстетик тәрбияләү, милли традицияләрне саклау һәм үстерү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм мәдәни ял формаларын оештыру.

Куелган максатка ирешү өчен Концерт залы түбәндәге эшчәнлек төрләрен башкара:

- театр-тамаша учреждениеләренең, концерт оешмаларының гастроль эшчәнлеген оештыру;

- татар һәм рус эстрадасы йолдызларының концертларын үткәрү;

- мәдәни-массакүләм чаралар үткәрү;

- автор кичәләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профессиональ һәм иҗат коллективлары белән очрашулар үткәрү.

«Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы» МАМУ эшчәнлеге:

· халыкның социаль якланмаган катламнарының мәнфәгатьләрен яклау һәм канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән;

· бюджет оешмаларының һәм шәһәрнең район Башкарма комитетларының катнашындагы чараларны үткәрүдә барлык ярдәмне күрсәтә.

Беренче катта кунаклар бүлмәсе, артистлар өчен 4 грим-бүлмә, касса, тамашачылар өчен киенү бүлмәләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар тәбәте урнашкан.

Икенче катта директорның кабул итү бүлмәсе, бухгалтерия, администратор бүлмәсе, тавыш операторы бүлмәсе урнашкан.

Яр Чаллы шәһәре яшәүчеләре үзләренең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Сара Садыйкова исемендәге концерт залына рәхәтләнеп йөриләр.

«Сара Садыйкова исемендәге Концерт залы»ның урнашу урыны:

Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт.

Бәйләнеш телефоннары: кабул итү/факс 8(8552) 58-86-11

Бухгалтерия: 8(8552) 34-79-29

Касса: 8(8552) 34-40-64

Электрон адрес: kzchelny@mail.ru

Рәсми сайт: http://kzchelny.ru/

Директор: Салихов Фәнил Сабирҗан улы

Баш бухгалтер: Хузина Рүзилә Заһир кызы

Вконтакте: https://vk.com/sarasadykova

Контактлар

Телефон Array
Адрес ТР Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 нче йорт

Кабул итү графигы