Башкарма комитет аппараты Башкарма комитетның оештыру, хокукый, мәгълүмати һәм матди-техник эшчәнлеген тәэмин итүче структур бүлекчә булып тора.
Аппаратның төп бурычлары:
1) оештыру ягыннан тәэмин итү-Башкарма комитет утырышларын әзерләү һәм уздыру, беркетмәләрне һәм карарларны рәсмиләштерү.
2) хокукый озата бару — муниципаль хокукый актлар проектларының гамәлдәге законнарга туры килүен тикшерү, документларга юридик экспертиза ясау.
3) документлар белән тәэмин итү — эш алып бару, йөкләмәләрнең һәм резолюцияләрнең үтәлешен тикшереп тору, документларны архивта саклау.
4) мәгълүмати-аналитик эш — структур бүлекчәләрдән һәм ведомство буйсынуындагы оешмалардан мәгълүмат җыю, эшкәртү һәм анализлау.
5) үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү — даими һәм вакытлы комиссияләр, эшче төркемнәр эшен координацияләү, шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү.
Аппарат билгеләнгән тәртиптә расланган Нигезләмә нигезендә эш итә һәм турыдан-туры Башкарма комитет җитәкчесенә буйсына.

