Наил Мәһдиев "Горкоммунхоз"га яңа автобуслар тапшырды
Бүген Яр буе паркы мәйданында «Горкоммунхоз» муниципаль ташучысына зур сыйдырышлы 24 автобусны тапшыру тантанасы булды. Искәртеп узабыз, ике ел эчендә шәһәр бюджеты акчаларыннан яңа автобуслар сатып алуга ярты миллиард сум акча бүлеп бирелгән – 2021 елда НЕФАЗ маркалы 21 берәмлек автобус сатып алынган иде.