Роспотребнадзор Чаллы туристларын коронавируска ПЦР-тест булмаган өчен штраф турында кисәтә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 769 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 527,1 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 11,3% ка түбәнрәк. 98 кеше медицина күзәтүе астында, 8 648 чаллылы күзәтүдән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.