Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр дәвам итә
Шәһәрдә барлыгы 119 ишегалды территориясендә реконструкция узачак. Күп кенә ишегалларында эшләр бара инде – яңа юллар җәелә, яктырту объектлары урнаштырыла, машина кую урыннары билгеләнә. 9 ишегалдында юл эшләре тәмамланган.