«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр ахырына якынлашты
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен тикшерде.
Хәзер 10:00
,
23.5 °C
Хәзер 10:00
,
23.5 °C
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларны төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсен тикшерде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яр Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр белән килде. Ул шәһәрнең капиталь ремонт ясалган 11нче номерлы спорт мәктәбен карады. Анда балалар волейбол белән шөгыльләнә.
Яңа уку елында укучылар капиталь ремонтланган лицейда белем алачак.
Бүген 65нче микрорайонда 42нче профильле лицей ачылды. Анда 5-11 сыйныф укучылары белем алачак.
Дүрт лаборатория кабинетлары егетләр һәм кызлар өчен беренче катта урнашты.
Төзүчеләр реанимация бүлеген, су белән тәэмин итү системасын ремонтлады,тәрәзәләрне алыштырды һәм пандус куйды.
Бүген шәһәр хакиме Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов белән бергә «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләре өчен күп фатирлы торак йортлар төзелә торган төзелеш мәйданчыгында булды.
Кадрларда «Олимпийский» спорт мәктәбен реконструкцияләү фотоларын күрсәтәбез. «Олимпийский» спорт мәктәбе 1980 елда төзелгән.
Бүген Чаллыга эшлекле сәфәр белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Россия Федерациясе сенаторы Геннадий Емельянов һәм шәһәр Советы депутатлары, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия вәкилләре белән бергә 10 нчы, 56 нчы мәктәпләрдә һәм 29 нчы гимназиядә капиталь ремонт барышы белән танышты.
Быел территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары республика грантын отты. Вера Захарова халык өчен җәяүлеләр юлын оештырды.
Яр Чаллы шәһәре хакиме
«Яр буе» паркы мәйданында масштаблы зур тантана уза. Чаллылылар төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар. Майданга керү алдында шәһәрлеләр өчен Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмә оештырылды. Бәйрәм кунаклары ярты миллионлы шәһәрнең һәм «КАМАЗ»ның тарихи кадрлары белән таныша алды.
Бүген Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында Төзүчеләр көне хөрмәтенә чәчәкләр салу тантанасы булды. ЧарадаТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.
Кичәге көннән Россиянең өч төбәгендә — Курск, Брянск һәм Белгород өлкәләрендә-контртеррористик операция режимы гамәлгә керде. Шул сәбәптән, бәйрәм салюты гамәлдән чыгарылды.
Быел Комсомол районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 26 ишегалды ремонтлана.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Огниво» 16нчы балалар иҗат үзәгендә бара торган капиталь ремонт барышы белән якыннанрак танышып кайтты.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумын капиталь ремонтлау һәм җиһазлау эшләренең барышы белән танышты.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында капиталь ремонт барышы белән танышты.
Бүген муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Шәһәр Советы депутатлары Әлфинур Галиәкбәрова , Вадим Матюшин, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин 65 нче микрорайонда 42 нче яңа мәктәп төзелешенең барышы белән таныштылар.